Алабуга районы хуҗалыкларында орлыклар торышын тикшерделәр
Чәчү башланганчы, техника гына түгел, орлыклар да әзер булырга тиеш.
Аларның торышы нинди? Бу һәм башка сорауларга безгә Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының Алабуга районара бүлеге башлыгы Люция Габдуллина җавап бирде.
— План буенча бөртекле сабан чәчүенә (ә бу 25765 гектар) 5670 тонна орлык салынырга тиеш, хәзер барлыгы 6208 тонна исәпләнә. Бөтен материал көздән җентекләп эшләнгән, тикшерелгән. Хәзер чәчү алдыннан аның сыйфатын анализларга кирәк. Бу максат белән безгә «Яңа Юраш», «Яшь Көч» агрофирмаларыннан, «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативыннан һәм башка берничә авыл хуҗалыгы предприятиесеннән орлыклар килде.
Шунысы игътибарга лаек, күп кенә хуҗалыклар репродукцияле оригиналь (ягъни югары категорияле) орлыкларны кулланалар, алар район буенча гомуми санның 28 процентын тәшкил итә.
Массакүләм репродукцияләр нибары 2,4 процент, калганнары — уртача сыйфатлы. Орлыкларны яңарту белән ел саен «Яшь Көч», «Яңа Юраш» агрофирмалары, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы, «Нократ таңнары», «Мир», «Якты үзән» ҖЧҖ шөгыльләнә.
Быел кукурузга аерым игътибар биреләчәк, аны 1770 гектар җиргә чәчү планлаштырыла. «Южанка» орлыкларын «Якты үзән» ҖЧҖдә, «Яңа Юраш» агрофирмасында, Ямалетдинов крестьян-фермер хуҗалыгында алдан әзерләп куйганнар.
— Ә язгы чәчү өчен әзерләнгән ашлыкның сыйфаты турында нәрсә әйтеп була?
— Бу көннәрдә без аны фитоанализлыйбыз, ягъни зарарлану дәрәҗәсен билгелибез. Узган ел ул 20дән 45 процентка кадәр булса, быел бу күрсәткеч шактый түбән. Төп куркыныч — орлык тышчасының күгәрүе. Аларны биологик препаратлар белән эшкәртергә киңәш итәбез, өстәвенә, икътисади яктан да отышлырак.
Мартның өченче декадасында орлыкларны инкрустацияләү, ягъни агулау өчен барлык машиналар тикшереләчәк. Температура 0 градуска җитүгә, ашлыкны авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртә башларга мөмкин.
— Кар күп булу сәбәпле, быел көзге культураларның торышы борчуга саламы?
— Мин алай ук әйтмәс идем, һәрхәлдә, әлегә. Кыш дәвамында филиал хезмәткәрләре аларны контрольдә тотты, атна саен күзәтте. Әгәр кар бик тиз эресә, җылыну булмаячак, шулай булмаганда, шытымнар «тончыгып» һәлак булырга мөмкин. Бу очракта иминият фонды ярдәмгә киләчәк. Шулай да 3382 гектар мәйдан биләгән уҗымнар быел сынатмас дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев