Алабуга районы хуҗалыкларында сөт җитештерү күләме арткан
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең шушы елның ике аендагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Март башына алынган мәгълүмат буенча, Алабуга районының терлекчелек хуҗалыкларында үткән елдагы шушы вакыт аралыгына караганда, 8,7 тоннага артык сөт җитештерелгән.
Җитештерелгән 64,8 тонна сөтнең шактый күләме (25 тонна) «Мир» ҖЧҖкә туры килә, 2021 елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 4,2 тоннага артык сөт савып алынган. «Яңа Юраш» агрофирмасында көн саен 16,3 тонна сөт (плюс 3,3 тонна) алалар. «Мир» җәмгыятендә бер сыердан уртача 31,8 килограмм сөт савыла, былтыргы шушы вакыттагыга караганда, 3,3кә артык. "Яңа Юраш«та сыерларның уртача нәтиҗәлелеге — 23,3 (плюс 4,8 килограмм). «Яшь көч» агрофирмасында бу күрсәткеч 27,5 килограмм тәшкил итә.
Терлек азыгының әлләни артыклыгы күренмәсә дә, сөт җитештерү күләменең артуын ничек аңлатырга дигән сорауга районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов җавап бирде:
— Терлекләрнең рационына кукуруз орлыгы, түп, шрот һәм аксымлы-витаминлы өстәмәләр кертелә. Әлбәттә, бу арзан тормый, ләкин нәтиҗәсе яхшы, «Мир» ҖЧҖ, «Яңа Юраш» һәм «Яшь көч» агрофирмаларында бу компонентлардан файдаланалар.
Сөтнең сату бәясенә күтәрелде, хәзер ул бер килограмм өчен 26сум 50 тиен тәшкил итә, аксым белән исәпләгәндә — 32-34 сум.
***
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең шушы елның ике аендагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Райондагы мөгезле эре терлекләрнең саны 1 мартка 8117 баш (үткән елдагы дәрәҗәдән 422 башка артык), сыерлар саны — 2927 (плюс 46 баш). Сарыклар һәм кәҗәләрнең баш саны 4980 (108 процент), атлар — 275 баш. «Яңа Юраш» агрофирмасында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 11 процентка арткан, «Мир» җәмгыятендә 124 процент булган, "Яңа Юраш«та хәзер 2481 һәм «Мир» ҖЧҖтә 1113 баш терлек исәпләнә. Атларның иң күбе (129 баш) — «Якты үзән» җәмгыятендә: хәзер алар 3кә арткан.
Ел башыннан бирле, Алабуга фермаларында 3504 тонна сөт җитештерелгән — үткән елдагы шушы вакыт белән чагыштырганда, 370кә арткан. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 29 процент тәшкил итә, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 19 процент.
Бер сыерга исәпләгәндә, 1253 килограмм сөт алынган, 2021 елгысына караганда, 107 килограммга артык. «Мир» ҖЧҖтә — 1596 килограмм (плюс 227), «Яңа Юраш» агрофирмасында — 1261 (плюс 201), "Яшь көч«тә ике ай эчендә бер сыердан уртача 1481 килограмм сөт савып алынган.
Район хуҗалыкларында гыйнвар-февральдә 371 тонна ит җитештерелгән — үткән елдагыдан 4 процентка артык. «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткеч 56 тоннага (плюс 11), "Якты үзән«дә — 30 тоннага тигез.
Шәхси хуҗалыкларга килгәндә, мөгезле эре терлек һәм кош-корт үстерергә теләүчеләргә шартлар булачак. Хәзердән үк «Яңа Юраш» агрофирмасы һәм
Алабуганың башка хуҗалыклары бозаулар сата, ә Гари һәм Поспелово крестьян-фермер хуҗалыкларында яшь тавыклар үсеп килә, бройлер- чебешләр дә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев