Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы кырларында эшнең туктап торганы юк

Көннәр яңгырлы булуга карамастан, кырларда эш дәвам итә.

26 апрельгә барлык 5 мең 700 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмалауны төгәлли алганнар, шулай ук 4 мең 800 гектарда дымга каплатырга һәм уҗым чәчүлекләренә (100 процент) минераль ашламалар кертергә өлгергәннәр.
Планлаштырылган мәйданнарның яртысыннан артыгында — 17 мең 184 — туңга сөрү эшләре башкарылган, 475 гектарда бөртекле сабан орлыкларын авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү 71 процентка башкарылган, алар планга карата 2 процент тәшкил итә. Солы — 195, арпа — 180, берьеллык үләннәр — 100 гектар.
Орлыкларны инкрустацияләүне тәмамлаган авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында «Яңа Юраш», «Яшь көч» агрофирмалары, «Нократ таңнары» җәмгыяте бар. Туңга сөрү шул ук хуҗалыкларда һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында уңышлы алып барылган. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Александр Косов әйтүенчә, беренчеләрдән булып сабан культураларын «Якты үзән» җәмгыятендә һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында чәчүгә керешкәннәр, анда 75 һәм 70 гектарда солы чәчелгән. «Яшь көч» агрофирмасында бу эш 50 гектарда башкарылган, моннан тыш, биредә 100 гектарда берьеллык үләннәр чәчелгән. «Мир» җәмгыятендә 170 гектарда арпа орлыгын чәчкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев