Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Морт авылы мәчетенә янкорма төзегәннәр

Биредә өч йөздән артык кеше бәйрәм намазын укый ала, ашханә һәм спорт залы урнашкан.

Игелекле булу — шәфкатьле, иманлы, әхлаклы, ярдәмчел булу дип уйлыйм мин. Бу сыйфатлар безгә әби-бабайлардан мирас булып калган. Кешегә эшләгән кечкенә генә яхшылык та күңелгә никадәр рәхәтлек бирә. Йөрәк сыкрап торганда әйтелгән бер җылы сүз, яки ягымлы бер караш булса, көн буе кош тоткандай очып йөрисең. Сынаулар күбәеп китсә дә, ә алар һәрвакыт булган бит, янәшәдә игелекле гамәл кылучылар да шактый. Сүзем шуларның берсе, үзебезнең авыaлның ил агасы дисәм дә дөрес булыр, Файзылхан Гарифҗан улы турында. Ул — искиткеч хезмәт сөючән кеше. Кыска гына вакыт эчендә мәчеткә янкорма төзетеп куйды. Хәзер мәчетебезне күп фукцияле үзәк дияргә мөмкин. Зур бинада өч йөздән артык кеше бәйрәм намазын укый ала. Узган гает намазлары, ифтар мәҗлесләре дә шушы бинада үтте. Биредә соңгы заман таләпләренә туры китереп, җиһазланган ашханә дә урнашкан. Ул гына да түгел, менә икенче ел инде авылның өч дистә малае бу залда бил көрәше белән шөгыльләнә.

Зал көрәш матраслары, манекеннар , турниклар белән дә җиһазландырылган, көрәшеп алгач, коенып чыгу мөмкинлеге бар. Авыл малайларын спортның бу төре белән кызыксындыру өчен, Файзылхан Әхмәтҗанов барын да эшли: балалар белән эшләүче яхшы тренер да тапкан, күрше район егете Айнур Әбүзәр улы, атнасына өч тапкыр килеп, балаларны өйрәтә. Залда авылның горурлыгы булган, барлык сабантуйларда бил бирмәс батырларның фоторәсемнәре белән стенд та эленгән. Бу стендта сабантуйларда мәйдан тоткан өч бертуган Әхмәтҗановларның фотолары да урын алган , иң өлкәне Шәрифҗан, уртанчысы Файзылхан һәм төпчекләре Шәфкать. Алар өчесе дә — кечкенәдән үк бил алышып үскән егетләр. Үз вакытларында авыл, район Сабан туйларында, республика күләмендә хәтта Рәсәй буенча ярышларда катнашып җиңү яулаганнар.

"Татар көрәше яшүсмерләрне сәләтле итеп тәрбияли, аларны тәвәккәл, тырыш, кыю, фидакарь булырга, кыенлыклар алдында куркып калмаска өйрәтә. Көрәштә төп сыйфат — көндәшеңне җиңү түгел, үз- үзеңне җиңү. 
— Татар көрәше — ул спортның дәрәҗәле, матур төре, — ди бил көрәше буенча Рәсәй чемпионы, СССРның спорт мастеры, Татарстан Республикасының танылган спорт мастеры Файзылхан Гарифҗан улы.
Әйе, татарларда көрәш рухы бервакытта да сүнмәгән, сүрелмәгән, шуңадыр без татар булып калганбыз да. Файзылхан Әхмәтҗанов чәчкән изгелек орлыклары уңдырышлы туфракка төшәрләр, үсәрләр дип ышынам . Игелек эшләү — изге гамәл, эшләр өчен кул биргән, сайлар өчен юл биргән, килгән кадәр кулыңнан, яхшылыклар кыл дигән. 
Кадрия СӘЛИМОВА, Морт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев