Алабуга нуры

Алабуга районы Морт авылы ничек яши

Морт авылында отчет сессиясе үтте.

Почта бинасы кирәк
Узган елның июнь аеннан бирле почта бүлекчәсенең җитәкчесе юк, ә бит авыл халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләре, монда коммуналь хезмәтләр өчен һәм салым түләргә киләләр. Морт авылында меңгә якын кеше яши, шуларның 316сы — пенсионерлар. Алар өчен бу бик кискен проблема. Яшьләр әле Дәүләт хезмәтләре порталы аша түли ала, ә пенсионерларга бу шактый катлаулы. Авыл халкы исеменнән авыл ветераннар Советы рәисе Әлфирә Әхтәмова гражданнарны кабул итүдә нәкъ менә бу мәсьәлә турында сөйләде. Отчет сессиясе кысаларында авыл халкының проблемаларын район башлыгы урынбасары Олег Колпаков тыңлады.
— Авылда дүрт кибет бар, бишенчесе төзелә, ә менә почта бинасы начар хәлдә. Карарга күңелсез. Безгә почта бик кирәк, — дип зарлана Әлфирә апа.
Олег Колпаков Төзелеш департаментына булачак модульле почта бинасы өчен смета төзергә кушты.
— Авыл җирлеге башлыгыннан мин бик канәгать. Ул күңел биреп, намус белән эшли. Иртән иртүк барлык урамнар да кардан чистартыла. Иркенләп йөрергә була, — дип мактау сүзләрен җиткерде пенсионер хатын-кыз.
Традиция буенча, шул ук көнне Морт авылында отчет сессиясе булды, анда җирлек башлыгы Фаиз Закиров бер ел эчендә башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.

Авыл нәрсә белән яши
Бүгенге көндә авылда бер сугыш һәм җиде тыл ветераны, шулай ук өч тол калган ветеран яши. Җиңү көненә һәйкәл-обелискка таштан юл салынган, ул төзекләндерелгән, көзен күпьеллык чәчәкләр утыртылган.
— Бу эшкә үз инициативасы белән керешкән авыл Советы депутатлары Кадрия Сәлимовага, Фәүзия Шакировага һәм Нина Гыйбадуллинага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, — дип билгеләп үтте Фаиз Закиров.
Узган елның сентябрендә КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон Морт авыл җирлегеннән Алабуга Советы депутаты итеп сайланды. Яңа ел алдыннан депутат инициативасы һәм ярдәме белән шахмат классы ачылды, балаларга интеллектуаль уеннар өчен яңа урын булдырылды.
Төзекләндерү кысаларында авыл корыган агачлардан арындырылган. Чокырларны тигезләү өчен урамнарга вак таш сатып алынган. «Урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча 21 яктырткыч урнаштырылган. 2014 елда грант акчасына сатып алынган трактор ел дәвамында кулланыла. Җиде ел рәттән урамнарны кардан чистарту әлеге трактор ярдәмендә башкарыла.

Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгы җирләрен тулысынча «Әхмәтҗанов Фәйзелхан» крестьян-фермер хуҗалыгы эшкәртә. Барлыгы 20 даими эш урыны булдырылган. Хуҗалыкта төп юнәлешләрнең берсе — игенчелек. 2020 елда 2 мең 948 гектарда чәчү эшләре башкарылган, уңыш бер гектардан 27,3 центнер тәшкил иткән. Икенче төп юнәлеш — терлекчелек.
Барлыгы 641 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 250е — савым сыерлары. Узган ел 1 мең 181 тонна сөт савылган. Бер ел эчендә 58 тонна ит җитештерелгән. Шулай ук 150 башка исәпләнгән бозау абзарындагы эшләр ахырына якынлаша.
Хуҗалык итүнең кече формалары да үсеп бара. Шәхси эшмәкәр «Гобәйдуллин И. Н.» цвартблес токымлы Голландия сарыклары үрчетү белән шөгыльләнә. Мондый сарыкларны Россиядә — 4 урында, ә Татарстанда Морт авылында гына үрчетәләр.
Цвартблес — йорт сарыкларының эре токымы. Беренче тапкыр ул Голландиядә, Нидерланды дәүләтенең төньяк өлешендә чыгарылган. Сарыкларның бу токымы сөт һәм ит өчен файдаланыла. Аларның йоны кызыл-коңгырт, аяклары кара, ләкин тәпиләре ак, шулай ук аларның койрык очлары ак һәм йөзләре кара төстә, тик мөгезләре юк.
Кошчылык белән «Хуҗина Г.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Узган ел алар казларның баш санын бер ярым тапкырга арттырганнар.

2021 елга планнар:
— үзара салым акчасына ял паркын төзекләндерү эшләрен дәвам итү;
— урам утларын торгызу программасы буенча 10 яктырткыч урнаштыру һәм 330 махсус чыбык сузу;
— зиратны ауган агачлардан чистарту эшләрен дәвам итү;
— гидротехника корылмасы куркынычсызлыгы декларациясен төзү эшләрен дәвам итү.

Нәтиҗәләр ясап
Олег Колпаков, сессиягә нәтиҗә ясап, быел Алабуга районында 12 мини-ферма эшләтеп җибәрү планлаштырыла, дип билгеләп үтте. Бу ике баш сыердан алып сигез баш сыеры булган хуҗалыклар. Шәһәр үсешенә килгәндә, Олег Колпаков аны төзекләндерүгә, яшелләндерүгә, чәчәкләр һәм агачлар утыртуга зур акчалар тотылачагын ассызыклады. Капиталь ремонтка мохтаҗ спорт һәм мәдәни объектлар тәртипкә китереләчәк.
— Авыл һәм шәһәр үзара тыгыз бәйләнештә булырга тиеш, — дип өстәде район башлыгы урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: