Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Морт авылында матур парк булачак

Кайчандыр иске клуб булган бу урын буш торган, хәзер анда парк төзеләчәк.

Үзара салым мәсьәләсе буенча җыен вакытында, мортлылар шундый карар кабул итте. Һәммәсе дә 400әр сум акча җыйдылар һәм эш башланды. Асфальтланган тротуарлар әзер, мәйданчыклар ясалган, парк якты булсынга, ут тоташтырылган, әмма, җирлек башлыгы Фаиз Закиров әйтүенчә, эшнең әле очы-кырые күренми.
− Монда безнең ике катлы иске Мәдәният йорты тора иде. Республика программасы буенча, 2013 елда шуның каршысына китапханә, клуб, башкарма комитет урнашкан яңа күпфункцияле үзәк салынды. Иске бинаның кирәге калмыйча, биш ел хуҗасыз булды. Куркыныч тудырмасынга, депутатлар белән аны сүтәргә уйладык. Авыл үзәге бит, бу урынны шыксыз калдырырга теләмәдек, − дип сөйли Фаиз Фәйзрахман улы.
2014 елдан республикада гражданнарның үзара салымнары буенча программа эшли. Шул вакыт эчендә Мортта күп нәрсә башкарылды, шуңа да авыл халкы үз көчләре белән ял урыны төзергә ниятләде. Барлыгы 230 мең сум акча тупланды. Республика ярдәменнән соң, әлеге сумма бер миллионнан артты.
− Эш былтыр ук башланып китте, быел дәвам итәбез. Хәзер кара туфрак китерәбез, газон үләне орлыгы сатып алынды. Җирне тигезләп, үлән чәчкәч, көзгә газон әзер булыр дип өметләнәбез. Ябык сәхнә, балалар мәйданчыклары, беседкалар, кече архитектура формалары урнаштырырга планлаштырабыз. Эскәмияләр алынган инде, куелганны гына көтә, − дип фикерләрен уртаклашты җирлек башлыгы һәм керү юллары, видеокүзәтү камераларына аерым игътибар буласы дип өстәде.
Шунысы да бар, төзелеп килә торган парк Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә куелган һәйкәл белән янәшә. Анысы да үзара салым акчаларына ачылган. Җиңүнең 25 еллыгына зур булмаган стела урнаштырылган иде, ләкин 75 еллыкка тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә тулыландырып, фонарьлар, киртә һәм утыргычлар куелды. Бу проектның авторы — биредә яшәүче, «мактаулы алабугалы» исемен йөртүче Расих Хисаметдинов — РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре. 
− Авылдашларыма ышанам. Алар мине һәрвакыт хуплый. Авыл үзәге бу, һәм ул матур, төзек булырга тиеш. Менә бу көннәрдә генә мортлылар мондагы бәләкәй өйләрне буяп куйды, аларның эчендә колонкалар урнашкан, бөтенесе чиста, пөхтә булсын. Әлбәттә, үзара салым җыюда катнашырга теләмәүчеләр дә бар, алар күп түгел. Кешеләр үз торак пункты үсешенә өлеш кертсә, башкарылган эшнең кадерен ныграк белә башлый, − Фаиз Закиров шуңа инанган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X