Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Морт авылында яшәүче үз акчаларына спорт комплексы төзегән

Бу бинаны төзү һәм аның белән бәйле башка чыгымнарны Фәйзелхан Әхмәтҗанов үз өстенә алган.

Җәй буе Морт авылында мәчет янында төзелеш эшләре дәвам иткән. Биредә ел ярым эчендә спорт залы төзелгән. Ә бу бинаны төзү һәм аның белән бәйле башка чыгымнарны Фәйзелхан Әхмәтҗанов үз өстенә алган.
— Спорт залы ике көрәш келәменә исәпләнгән. Без көрәш белән шөгыльләнү өчен төркемнәр, шулай ук тренерлар туплыйбыз. Барлыгы алты төркем җыярга планлаштырабыз. Спорт залы күптән әзер, әмма пандемия аркасында, аны ачу бераз тоткарланды, — дип аңлатты Фәйзелхан Гарифҗан улы.
Бүгенге көндә бу бинада җылы, якты, караучылар өчен дә, көрәш белән шөгыльләнүче балалар өчен дә барлык шартлар тудырылган. Авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров сессия барышында Фәйзелхан Әхмәтҗановка мондый спорт комплексы төзелеше өчен рәхмәт белдерде. Үз вакытында ул гомернең 20 елын спортка багышлаган, ә соңгы 30 елда авыл хуҗалыгы белән дә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев