Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Морт игенчеләре урып-җыюга әзер

Районда авыл хуҗалыкларын үзара тикшерү узды.

Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында июльнең ул эссе көнендә гаҗәеп тыныч иде: ике механизатор гына агрегат янында кайнаша.

Гаҗәпләнерлек берни дә юк икән, биредәге игенчеләр икмәк җыюга алдан ук хәстәрләнгән булып чыкты — кыштан һәм яздан ук хәзерләнгәннәр. Районара үзара тикшерү барышында бу хуҗалыкка югары бәя бирүләре очраклы түгел.

Шул вакытта ук монда терлек азыгы җыя торган һәм ашлык җыйгыч агрегатлар да әзер тора иде. Беренчеләрен яшел уракта файдаландылар. Аларның туктаусыз эшләве нәтиҗәсендә, күпьеллык үләннәрне беренче чабып алудан һәм берьеллык үләннәрдән 1 мең тонна печән әзерләп куелган. Моннан тыш, терлек азыгы базларында 5 мең тонна сенаж бар.
Терлекләрне кышлатуга дигән азыкның бөтенесе бу гына түгел әле. Корыта торган эсселеккә карамастан, кукуруз куандырырлык үскән, быел ул кырның 100 гектарын алып тора. Белгечләр әйтүенчә, аның уңышы яхшы булачак, 2,5 мең тонна туклыклы силос салырга мөмкинлек бар, чөнки бөтен агротехника чаралары үтәлгән, өстәмә рәвештә минераль ашламалар кертелгән.

Горчица да сүз тидерерлек түгел. Районда аны үстерүче хуҗалыкларны бармак белән генә санарлык, югыйсә ул бодайдан да кыйммәтлерәк бәяләнә һәм аны бик тиз сатып алалар. Мортлылар ел саен аңа игътибар бирә, быел да 620 гектарны шушы тәмләткеч үсемлек алып тора. 

Бөртеклеләр чәчелгән 2700 гектарның 600 гектарын уҗымнар тәшкил итә, аларның корылыкка чыдамрак булуы ачыкланды. Әлбәттә, былтыргы шикелле, әйләнәсеннән 27-29 центнер ашлык алып булмас, шулай да уңыш ярлы булырга охшамаган.

Уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу бүгенге шартларда бик тә мөһим, биредә ашлык җыю комбайннарының алтысы да һәм башка кирәкле техника сафка баскан, алары ел да ике-өч берәмлеккә артып бара. Тагын шунысы бар, бу крестьян-фермер хуҗалыгында механизаторларның барысы да күптән эшли, алар осталыкка ия. Терлекчеләр алдында йөзләрен кызартмас өчен, бөтен көчләрен куялар. 

Терлекчеләр савым сыерларының нәтиҗәлелеген генә түгел, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру өчен дә тырыша, хәзергә алар 674 баш исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев