Алабуга районы Мурзиха авылында яшәүчеләргә даруханә, газ һәм интернет кирәк
Мурзиха авылы халкы даруханә пункты булмауга борчыла. Хәтта иң элементар дарулар өчен дә шәһәргә барырга туры килә.
Шушы һәм башка проблемалар белән авыл халкы район башлыгы Рөстәм Нуриевка авыл җирлеге башлыгының отчет сессиясе алдыннан мөрәҗәгать итте.
Яңа Мурзиха авылыннан Галина Путина аңлатканча, даруханә ачуга лицензия бар, әмма түләүләр башкару өчен касса аппараты һәм компьютер юк.
«10-20 көн эчендә ачарга кирәк. Сүз бит киң таралыш алган дарулар турында бара. Даруханә — җитди мәсьәлә, бигрәк тә пандемия вакытында!» — дип боерды Рөстәм Нуриев.
Яңа Мурзиха авылында яшәүче Александр Лемасов «М-7» трассасыннан Яңа Мурзихага алып бара торган юлны ремонтлау үтенече белән килгән. Район башлыгы бу проблеманы хәл итәргә сүз бирде, шулай ук авыл исеме язылган авышкан күрсәткечкә игътибар итте, һәм аны кыска вакыт эчендә турайтырга кирәклеген ассызыклады.
Токмашка авылында яшәүче Елена Андреева интернет юклыгына һәм кәрәзле элемтәнең начар булуына зарланды. Аның улына өй эшен хәзерләү өчен нетбук һәм телефон белән күрше авылга барырга туры килә. Кайчагында хәтта "ашыгыч ярдәм«не дә чакыртып булмый икән. Йортта стационар телефон булу гына коткара. Соңгы чиккә җиткән очракта, авылда таксофон бар.
Интернетка тоташтыру турында карар кабул ителде, ләкин барлык авыл халкы да гариза бирергә тиеш.
Иске Мурзиха авылында яшәүче Надежда Ереминага бүгенге көнгә кадәр мичкә ягарга туры килә, чөнки аның өендә газ да, су да юк. Ул әти-әнисе вафатыннан соң озак вакытлар йортны үз исеменә рәсмиләштерә алмаган. Салымнар буенча бурычлар да түләнмәгән. Барысын да хәл итәр өчен шәһәргә барырга кирәк, әмма өлкән яшьтәге ханым өчен бу бик читен.
Рөстәм Нуриев якын арада хатын-кызга ярдәм итәргә кушты.
Аннары отчет сессиясендә Мурзиха авыл җирлеге башлыгы Илдар Гаделшин җирле үзидарә органнарының 2020 елда башкарган эшләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.
Авылны төзекләндерү
Традиция буенча 2020 елда төзекләндерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Шулай итеп:
— «Урамнарны яктырту» республика программасы буенча 2020 елда 10 яңа энергия саклый торган яктырткыч куелган һәм 60 метр электр үткәргеч сузылган;
— «Юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы буенча Ленин, Совет һәм Захаров урамнары буенча 400 метр юлга вак таш җәелгән.
Җирле бюджет акчасына ике светодиод яктырткыч урнаштырылган, урам яктырткычларының 12 лампасы алыштырылган, Яңа Мурзиха һәм Иске Мурзиха авыллары зиратларында тимер капкалар куелган. Үзара салым акчасына юлларга җәю өчен вак таш сатып алынган. Илдар Гаделшин шулай ук «Беларус-82.1» тракторына эттергеч сатып алуга өстәмә финанс чаралары бүлеп биргәне өчен район башлыгына рәхмәт белдерде.
Авыл хуҗалыгы
Нигездә, җирле халык яшелчәчелек белән шөгыльләнә, гәрчә язын күп кош-корт сатып алса да. Үзләре өчен ит, сөт, бал җитештерә. Республика Хөкүмәте, алдагы еллардагы кебек үк, авыл кешеләренә актив ярдәм күрсәтә, чыгымнарның бер өлешен каплау өчен бер баш сыерга 2 мең 300 сум һәм кәҗәләргә 500 сум күләмендә акча түли. Җирлеккә барлыгы 21 мең 600 сум акча бүлеп бирелгән.
Авыл җирлеге территориясендә «Гарифуллин Л.Ф» крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «Бехтерево» ҖЧҖ үз эшчәнлекләрен алып бара, алар үсемлекчелек өлкәсендә махсуслаша, аларның чәчүлек мәйданы 1 мең 456 гектар һәм 973 гектар тәшкил итә.
Хисап сессиясендә Рөстәм Нуриев авыл кешесенә сөт саву аппараты бүләк итте.
Авыл һәм кешеләр
Мурзиха авылында гаҗәеп хатын-кыз — Нина Рябова яши. Ул бик зыялы һәм бик тыйнак. Нина Виктор кызы белеме буенча мәдәният хезмәткәре. Алабуга мәдәният училищесының хор бүлеген тәмамлый. Кечкенәдән үк төрле темага шигырьләр яза. Бигрәк тә табигать темасына өстенлек бирә, ничек кенә сәер тоелмасын, күбрәк кыш турында язарга ярата. Шулай ук Мурзиха, ата-аналар тормышын чагылдырылган иҗат җимешләре дә бар. Менделеевск шәһәрендәге ансамбль аның шигырьләренә язылган җырларны башкара.
«Ансамбль «Шурави» дип атала, бу Әфган теленнән тәрҗемә иткәндә «Рус» дигәнне аңлата. (Әфганстанда совет гражданнарының тарихи исеме. — Авт. иск.). Әфган балалары хикәяләре буенча шигырьләр язам. Элек Менделеевскида яшәдем, «Россияночка» хор ансамблен җитәкләдем. Ә апамның ире Әфган ветераннары берлеге рәисе. Ул Әфган тематикасына шигырьләр язуымны сорады, — дип сөйләде Нина Рябова.
Нина Виктор кызы тумышы белән Мурзиха авылыннан. Туган ягына ул 2002 елда, әтисен карарга кайта һәм шунда кала да.
— Күпме шигырегез бар?
— Санамадым да, чөнки мин аларны яндырырга тырышам. Башка авторларны укыганда, аларныкы яхшырак кебек тоела (көлә). Шигырьләрне махсус билгеләнгән дәфтәрдә генә түгел, фикер туу белән кәгазь битләренә дә язам. Шуңа күрә җыентыгым да юк. Көн саен язмыйм. Әмма илһам килгәндә, сүзләр үзеннән-үзе шигъри юлга салына, — ди Нина Рябова.
Күп функцияле үзәккә кергәндә бик кызыклы экспонатлары булган кечкенә генә бүлмә бар — бу җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән ясалган совет көнкүреше музее, анда традицион рус ир-ат һәм хатын-кызлар киемнәре, иконалар, борынгы йон эрләү җайланмасы, чигелгән ашъяулыклар һәм сөлгеләр, бишек, туку станогы, үлчәү, самавыр, үтүк, керосин лампасы, көянтә, музыка кораллары бар. Моннан кала башка әйберләр дә музейда үз урынын алган.
«Музей 2005 елда барлыкка килде. Элек ул иске клуб бинасында эшләде. Экспонатларны бөтен авыл белән җыйдык. КФҮкә күчкәч, музей өчен бүлмә бүлеп бирделәр. Биредә рус көнкүреше булдырылган, Советлар Союзы чорларының экспонатлары тәкъдим ителгән. Аларны җирле халык кына түгел, Киров өлкәсе, Удмуртиядән дә алып киләләр», — дип сөйләде Мурзиха авыл мәдәният йорты директоры Светлана Парфенова.
2021 елга планнар:
— Токмашка авылында чишмәгә бара торган сукмакны төзекләндерү;
— Иске Мурзиха авылында Мәктәп урамы буенча асфальт юлны ремонтлау;
— 10 светодиод яктырткыч урнаштыру;
— барлык коммуникацияләре һәм уңайлыклары булган яңа, заманча кибет төзү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев