Алабуга нуры

Алабуга районы Олы Шүрнәк авылында отчет сессиясе үтте

Авыл халкының сорауларына район башлыгы урынбасары Олег Колпаков җавап бирде.

Алабуга районы авылларында отчет сессияләре дәвам итә, чираттагысы Олы Шүрнәк авыл җирлегендә үтте.

Олы Шүрнәк авылының административ үзәгеннән Алабугага кадәр 45 чакрым. Шәһәрдән ерак урнашуына карамастан, авыл кешеләре тормышка зарланмый: кибет, мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты һәм күпфункцияле үзәк бар.

Сорау-җавап

Традиция буенча хисап сессиясе халыкны кабул итүдән башланды. Авыл халкының сорауларына район башлыгы урынбасары Олег Колпаков җавап бирде.

Олы Шүрнәк мәктәбенең инглиз теле укытучысы Екатерина Журавлева торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап килгән. Яшь белгеч хәзер Алабугада яши һәм көн саен авылга эшкә барырга мәҗбүр, әмма торак булган очракта ул күчәргә дә әзер.

— Кышкы вакытка гына булса да торак бирсәләр яхшы булыр иде. Салкыннарда йөрү бик авыр. Эш миңа ошый, — ди ул.

Олег Колпаков Екатеринага ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп үтте, өстәвенә, кыз авылда яшәп калырга риза. Ул Дәүләт торак фонды ярдәмендә Олы Шүрнәктә йортны арендалау вариантларын карарга тәкъдим итте.

Фәридә Крутикова мәктәптә ремонт ясау һәм директор булмау мәсьәләсен хәл итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Сөйләшү барышында ачыкланганча, элеккеге директор да көн саен Яр Чаллыдан эшкә килергә мәҗбүр булган. Хәзер исә ул эштән киткән һәм мәктәп директорсыз эшли. Район башлыгы урынбасары, Олы Шүрнәк җирлегендә белгечләр эшләп калсын өчен, хәл ителергә тиешле торак мәсьәләсенең зур роль уйнавын, шулай ук мәктәптәге эш күләмен аерым карарга һәм фикер алышырга кирәклеген билгеләп үтте.

Авыл тормышы

Сессия актлар залында дәвам итте, анда Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников бер ел эчендә башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Республика бюджетыннан алынган субсидияләр хисабына МТЗ-82.1 тракторына асылма җиһазлар (чапкыч, сабан) һәм 9 чүп контейнеры сатып алынган.

− Үзара салымга ышаныч белдергәннәре өчен җирлек халкына рәхмәт. Быел һәр торак пункт җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә аерым акча җыя, шуңа күрә җыелган акча күләме дә артты. Олы Шүрнәк авылында булачак парк өчен территорияне төзекләндерүгә 500әр сум акча җыябыз: тротуар, яктырту, эскәмияләр, кече архитектура формаларын урнаштыру. Югары Шүрнәк авылында М.Җәлил урамы буенча юлларны тигезләү өчен кеше

башына бер мең сум; Үмәк авылында Октябрь урамы буенча балалар мәйданчыгы элементларын сатып алу һәм урнаштыруга 500әр сум. Исегезгә төшерәм, халыктан җыелган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум бүлеп бирелә, − дип мөрәҗәгать итте Николай Мельников.

Шулай ук җирлектә түбәндәге эшләр башкарылган:

— «Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу» республика программасы буенча Олы Шүрнәк һәм Югары Шүрнәк авылларында 6 светодиод яктырткыч урнаштырылган һәм 200 метр изоляцияләнгән үткәргеч сузылган;

— Олы Шүрнәк авылында Яшьләр (220 метр) һәм Ленин (90 метр) урамнарына вак таш җәелгән;

— Олы Шүрнәк авылында транспорт инфраструктурасын үстерү муниципаль программасы буенча Яшьләр һәм Мәктәп урамнары буенча 4 юл билгесе куелган;

— Үмәк авылында балалар мәйданчыгы өчен җир кишәрлегенә межалау уздырылган;

— Үмәк авылында яшәүчеләрнең коллектив мөрәҗәгате буенча җепселле-оптик элемтә линиясе буенча югары тизлекле интернет үткәрелгән;

— санитар-экологик икеайлык кысаларында атна саен җирлек территориясен җыештыру буенча чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә өмәләр уздырылган.

Җирлек территориясендә туризм һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче берничә оешма урнашкан: «Нократ таңнары» агрофирмасы ҖЧҖ; «Нократ яр буе» ҖЧҖ; «Туган жир» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы.

«Нократ таңнары» агрофирмасы үсемлекчелек, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. 2020 елда алар 265 гектар бәрәңге, 112 гектар кәбестә, 100 гектар суган, 98 гектар чөгендер, 38 гектар кишер, 902 гектар гәрчич, 1 мең 450 гектар бодай, 1 мең гектар уҗым утырткан. Агрофирма авыл хуҗалыгына ярдәм итү буенча республика һәм федераль программаларда катнаша.

«Нократ яр буе» ҖЧҖ территориясендә ял базасы урнашкан. Эшчәнлекнең төп төре — аучылык хуҗалыгы, ял базасы, терлекчелек, үсемлекчелек. Хуҗалыкта 11 ат бар. Узган елның җәендә затлы боланнар өчен ферма һәм вольерлар төзи башлаганнар. 200 баш боланнарның беренче партиясен декабрь ахырында Орел һәм Калининград өлкәсеннән китерделәр. Хуҗалыкның планында аларның гомуми санын 400-500 башка җиткерү.

Шулай ук җирләрне рәсмиләштереп, авыл хуҗалыгында эшләргә җыенучы тагын берничә кеше бар.

Кулланучылар кооперативы

Сессия барышында КФҮ фойесында 2010 елда төзелгән «Туган җир — халык предприятиесе» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының продукциясе тәкъдим ителде. Хәзер аның милкендә 400 гектар җир бар. Бүгенге көндә кооперативта даими рәвештә 15 кеше эшли. Эшчәнлекнең төп төре — умартачылык, анда 100гә якын умарта күче бар.

Сергей һәм Зоя Исаевлар хисап сессиясендә катнашучыларга салкын ысул белән сыгылган җитен һәм көнбагыш мае, бал, җитен түбе тәкъдим иттеләр.

− Без агачтан ясалган ике кыскыч сатып алдык һәм хәзер борынгы технологияләр буенча, ата-бабаларыбыз кебек, май җитештерәбез. Чималны әлегә сатып алабыз, әмма шулай да теләсә нинди май эшлибез. Аларга бернәрсә дә өстәмибез. Безнең май хәтта тәме белән дә кибетнекеннән аерылып тора, аның исе бөтенләй башка, консистенциясе буенча да куерак, — ди алар.

Шулай ук Исаевлар чәй дә ясый, үз хуҗалыгын тота, җылытыла торган теплицалары бар, җәй көне җиләк-җимеш, гөмбә җыярга да өлгерәләр. Алар милкендә барлыгы 2 гектар җир бар, шуның 1 гектарында — урман. Шунда ук умарталык та урнашкан.

− Бездә барысы да үзебез өчен, ә артып калганын сатабыз. Иренмәсәң, авыл җирендә дә яшәргә була, — ди алар.

Иҗтимагый тормыш

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Олы Шүрнәк мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое − Олы Шүрнәк авылында туып-үскән Петр Захаров кубогына волейбол буенча өченче турнир узган.

Шулай ук Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Олы Шүрнәк авыл җирлегенең хатын-кызлары арасында пионербол буенча ярышлар да үткәрелгән.

— Откан ике грант исәбенә «Авыл музее» бинасын ремонтлауны дәвам иттек. Диварлар, тәрәзә яңаклары һәм рамнары буялды. Булачак кунак бүлмәсе эчендә мич салынды, өстәл, эскәмияләр ясалды, шулай ук түшәм, стеналар, идәннәр буялды, өйалды баскычы төзелде, электр үткәрелде. Авыл музеен төзекләндерүдә катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерәм, − диде Николай Мельников.

2021 елга планнар:

— «Урамнарны яктыртуны торгызу» республика программасы буенча урам утларын монтажлауны дәвам итәргә;

— республика программасы буенча Олы Шүрнәк авылында Ленин һәм Киров урамнары буенча вак таш җәюне дәвам итәргә;

— җирлек торак пунктларында төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә;

— Үмәк авылында яңа су башнясы төзү;

— спорт мәйданчыгы төзү буенча авыл территорияләрен комплекслы үстерү федераль программасында катнашу;

— авыл музее бинасының эчке ягын төзекләндерү, интерьерны бизәү, туган якны өйрәнү материалын туплау һәм барлык кунаклар өчен музей ачу;

— авыл туризмын үстерү һәм авыл тормышын пропагандалау;

— якташларыбыз белән бергә Югары Шүрнәк авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл кую;

— авылда спорт-массакүләм чараларын үткәрүгә һәм стимуллаштыруга аерым игътибар бирергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: