Алабуга нуры

Алабуга районы «Россельхозцентр» идарәсендә орлыкларны язгы чәчүгә әзерлиләр

Орлыкларның фитопатологик экспертизасын анализлау нәтиҗәсе буенча чәчү сроклары билгеләнә.

Кыр эшләре башланыр алдыннан халыкның «ни чәчсәң, шуны урырсың» мәкале авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен яңа төсмерләр ала. 

«Россельхозцентр» идарәсенең Алабуга районара филиалы хезмәткәрләре дә бүгенге көндә тир түгеп чәчү эшләренә әзерләнә. Идарә җитәкчесе Люция Габдуллина шушы көннәрдә газетабызга интервью бирде. 

— Авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары хәзер язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында орлыкларның чәчү сыйфатын, авырулар белән зарарланмаганлыгын тикшерү өчен алып киләләр. Чәчүлек сыйфатларын анализлау күрсәткечләре буенча (төп культура орлыклары, шытымнар, 1000 орлык массасы) 1 гектарга орлык чәчү нормасы билгеләнә. Орлыкларның төрле авырулар белән зарарланганмы — юкмы икәнлеген ачыклау аларны чәчүгә әзерләгәндә бик мөһим булып тора.

— Орлыкларны чәчүгә әзерләүнең беренче адымнары ул нәрсә?
— ... орлыкларга фитопатологик анализ ясау, фитоанализ нигезендә агуларны сайлап алу буенча киңәшләр алырга, рекомендацияләр нигезендә агулагычлар сатып алу, препаратларны гамәлдәге матдәнең туры килү-килмәвен, суның катылыгын тикшерү. Аннары орлыкларга инкрустация үткәрергә, агулауның сыйфатын тикшерергә кирәк. Ахырда туфракка микробиологик анализ ясала.

— Орлыкларга фитопатологик анализ нәрсә бирә?
— Орлыкларның фитоэкспертизасы вакытында авырулар белән зарарлану дәрәҗәсен һәм авыруның төрләрен (бактериаль, гөмбәчек) билгелиләр. Авырулар белән зарарлану дәрәҗәсе буенча орлыкларның чәчүгә яраклылыгын һәм агулау кирәклеген билгеләү чыгарыла. Орлыкларның тамыр черүе (фузариоз һәм гельминтоспориоз) белән зарарлану түбәндәгечә: 10 процентка кадәр — зарарлану дәрәҗәсе түбән; 10нан 20гә кадәр — уртача; 20дән 35кә кадәр — көчле; 35тән артык — орлык чәчү өчен яраксыз.

— Нәтиҗәле агулагыч ничек сайлана?
— Бөртекле культура орлыклары 30 процентка кадәр зарарланганда, фузариоз һәм гельминтоспориоз 10 проценттан артмаса, «Ризоплан Ж», «Псевдобактерин-2 Ж», «Фитоспорин М», «Фитоспорин Ж» кебек биофунгицидлар белән агулау максатчан булып тора.

Әгәр дә гомуми зарарлану 30-50 процентка кадәр җитә икән, шул ук вакытта фузариоз һәм гельминтоспориоз белән зарарлану 10-15 проценттан артмаса, «Биофунгицид» плюс химик агулаучы бак катнашмасын куллану тәкъдим ителә.

Орлыкларның гомуми зарарлануы 50 проценттан югарырак (һәм әгәр тамыр черүе 20 процент һәм аннан да артыграк) булса, 2 яки 3 компонентлы химик препаратлар куллану кирәк.

Бүгенге көндә район товар җитештерүчеләре 2 мең 864 тонна орлык тапшырган, фитоэкспертиза нәтиҗәләре буенча, гомум агулау уртача 25 процент тәшкил итә, шуларның 20 процентының тамыры черегән. Нигездә, гельминтоспориоз тамыр черүе һәм альтернариоз өстенлек итә.

Орлыкларның фитопатологик экспертизасын анализлау нәтиҗәләрендә «Россельхозцентр» белгечләре бәяләмәләрдә, колеоптиле озынлыгын исәпкә алып, орлыкларны агулаучыларны һәм аның тирәнлеген сайлап алу буенча тәкъдимнәр бирәләр, тамырларның санын билгелиләр. Шытым һәм тамырларның озынлыкларын чагыштырып, чәчү срокларын (ягъни чәчүне иртә яисә соң вакытка) билгелиләр. Белгечләргә орлыкларның һәр партиясен чәчүлек сыйфатын анализлау һәм фитоанализ ясатыр өчен "Россельхозцентр"ның район бүлекләренә китерәсе, ә орлыкларның сыйфатына тулы билгеләмә алып, киңәшләшәсе һәм эштә кулланасы гына кала.

ФОТО: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: