Алабуга нуры

Алабуга районы терлекчеләре үзләрен яхшы яктан күрсәтте

Агымдагы елның өч кварталы өчен район терлекчеләренең хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Мөгезле эре терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә — «Якты үзән» ҖЧҖ (плюс 222, шул исәптән 50 сыер), «Яңа Юраш» агрофирмасы (148), «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы (плюс 59).
— Безнең киләчәккә максат бар, — дип ассызыклады Александр Косов. — Болар — «Якты үзән» һәм «Мир» ҖЧҖ, анда яңа терлекчелек комплекслары төзелә. Әлегә районда 7281 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 2131 сыер. 1 октябрьгә кәҗәләр һәм сарыклар — 3693 (111 процент), атлар — 304 (108 процент), кош-корт — 6,5 мең, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр артык.
Ел башыннан Алабуга фермаларында 9999 тонна сөт савылган, 9236 тонна сатылган. Сыерның уртача продуктлылыгы 4985 килограмм тәшкил итте (2019 елга карата 475 килограммга күбрәк).
Район сводкасында беренче урынны «Яшь көч» агрофирмасы алып тора, анда бер сыердан 6491 килограмм сөт савылган, бу узган елгы күрсәткечтән 572 килограммга артыграк, икенче урында — «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы (5677 — плюс 99 килограмм). «Якты үзән» ҖЧҖдә бу күрсәткеч 5532гә тиң (плюс 338 килограмм).
Бу көннәрдә "Башак«та һәр сыердан 21 килограмм сөт савалар, ә тулаем савым 4,6 тоннага җитте, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 272 килограммга артык.
«Мир» ҖЧҖдә 20 бозаулаган сыерның һәркайсының уртача продуктлылыгы тәүлегенә 25 килограммга кадәр җитә. Планда — савымны 35-37 килограммга кадәр арттыру (бу "яңа өй«гә күчүчеләрнең 407се дә бозаулаган очракта). Сүз уңаеннан, тиздән Даниядән кайтарылган мал саны тагын 408 башка артачак.
«Якты үзән» ҖЧҖ һәм «Яшь көч» агрофирмасында сыер савучыларның эш күрсәткечләре дә район буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак, анда бер сыердан тәүлегенә 17 һәм 16,4 килограмм сөт савыла.
Сыер савучылар арасында һәр сыердан 6781 килограмм сөт алган Гөлнур Сибагатуллина («Яшь көч» агрофирмасы) һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Роза Кандова (6190 килограмм) алда бара.
Мөгезле эре терлек симертү остасы итеп менә инде берничә ел рәттән Әхмәтҗанов КФХсындагы Азат Хуҗин (Морт) таныла, ул малларның уртача тәүлеклек артымын 1012 граммга кадәр җиткергән.
***
— Белгечләр арасында вакыт белән хисаплашмыйча эшләүчеләр аеруча мактауга лаек, — дип ассызыклады Александр Косов. — «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативыннан мөгезле эре терлек үрчетү буенча технолог Нина Талапинага бик күп мактау сүзләре әйтәсе килә, аның фермада эшләү стажы берничә дистә еллар белән исәпләнә. Морт фермасыннан Роза Гатина, "Башак«тан Амил Гасанов, «Яшь көч» агрофирмасыннан Илдар Хәбибуллин һәм Федор Бухаров, зоотехник Земфира Мөхәммәтҗанова («Яңа Юраш» агрофирмасы) үз эшләрен бик яхшы беләләр. «Яшь көч» агрофирмасыннан баш инженер Наил Ибнеев һәм аның «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативыннан хезмәттәше Габделбарый Сәгыйтов та үз коллективларында зур ихтирамга лаек. Агрономнарга килгәндә, биредә Наталья Согорина («Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы), Илһам Хәмидуллин («Иске Юраш»), Рафат Нотфуллин («Яшь көч») һәм районда бердәнбер агроном — яшелчә үстерүче «Нократ таңнары» ҖЧҖнән Илмир Гәрәевка тиңнәр юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: