Алабуга районы Ядегәр авылы чишмәсенә яңа сулыш өрелде
Чишмә авылга нигез салучы Ядегәр бабай хөрмәтенә аталган.
Ядегәр авылы — табигатьнең әкияттәгедәй гүзәл бер почмагына урнашкан, үз йөзен югалтмаган, гореф-гадәтләрен саклап кала алган татар авылларының берсе. Монда хезмәт сөючән, ачык йөзле, ярдәмчел кешеләр яши.
Шушы сүзләргә инану максатыннан, без төзекләндерүдән соң чишмә ачылу тантанасына ашыктык. «Ядегәр» исемен алган чишмә кунакларны тыныч кына челтерәп сәламләде. Челтер-челтер аккан чишмә кемнәрне генә сокландырмый икән?! Һәммәсенең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар, нәкъ кешеләрнеке кебек.
Чишмәне халык электән үк изге урын дип исәпләгән. Чит җирләрдә яшәүчеләр, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына барганнар, чөнки туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан башлана да инде.
— Авыл халкы үзара салымнарда бик актив катнаша. Узган ел салым акчасына шушы чишмәне төзекләндерү өчен материаллар сатып алынды, әмма, тулысынча төзекләндерү өчен, авыл халкы тагын булышты. Кемдер финанс яктан ярдәм итсә, кемдер турыдан-туры төзекләндерүдә катнашты. Кул көче кермәгән бер генә кеше дә калмады. Ядегәр кешеләре генә түгел, башка авыллардан да бу изге эштә бик теләп катнаштылар. Аның белән Илмәт авыл җирлеге депутаты, тырыш Раиф Гайнетдинов җитәкчелек итте, — дип сөйләде җирлек башлыгы Рәзимә Мингалеева.
Чишмә авылга нигез салучы Ядегәр бабай хөрмәтенә аталган. Элек әлеге чишмә бөтен авыл халкын, фермаларны су белән тәэмин итеп торган бердәнбер чыганак булган. Язучы, җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Фирдәвес Хуҗинның «Алабуга ягы татар авыллары» китабында Ядегәр авылы тарихы да язылган: «Ядегәр пүчинкәсе (элгәре заманнарда кайсы да булса авылдан килеп яңа урында кемнәрдер кечерәк торак пункт барлыкка китерсәләр, ул торак пунктны еш кына пүчинкә дип атаганнар — авт.) турында архив материалларында «починок Едигирово» дип беренче мәртәбә 1811 елдагы ревизия кенәгәләрендә телгә алына. Пүчинкәгә беренче казыкны бертуган Ядегәр (1767 елда туган) һәм Дәмин (1772 елгы) Мәмәтовлар кага һәм бу чама белән 1800 еллар башына туры килә (ТР Милли архивы, фонд 3, 2нче тасвирлама, 453нче эш). Пүчинкәдәге 2 гаиләдә бу вакытта 14 кеше яшәве мәгълүм. Ядегәрнең (хатыны Зифа) — 4 улы, Дәминнең (хатыны Мәһибә) 3 улы һәм 3 кызлары булган...».
Иң беренчеләрдән булып, чишмә ачылу тантанасы уңаеннан дога кылынды. Аннары авыл халкын әлеге вакыйга белән Рәзимә Мингалеева тәбрикләде һәм чишмәне төзекләндерүдә күп көч куйган авылдашларга, бигрәк тә Раиф Гайнетдиновка, Илдар Шәфыйковка, Нурзаһит Габдрахмановка һәм Хөсәен Галимуллинга рәхмәтен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
— Чишмә суы белән әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дару урынына кулланганнар, сабый бала тугач та, аны шул су белән юындырганнар, кешене соңгы юлга да саф чишмә суы алып, юып озатканнар. Күп вакытлар чишмә төп су чыганагы булган. Башкарган эшебез Ядегәр бабайга хәер-дога булып ирешсен иде. Бөтен кеше әлеге чишмәне төзекләндерүгә үз өлешен кертте. Авылыбыз үзенең дус, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Бездә Сабантуйлар, башка бәйрәмнәр дә гөрләп уза иде. Әлеге күркәм сыйфатлар борынгыдан килгән. Ярдәмләшеп эшләгәндә генә, нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Моның якты үрнәген үзегез дә күрә аласыз, — диде Раиф Гайнетдинов.
Ал тасма киселгәч, кунаклар тәмле чишмә суын авыз иттеләр. Элеккеге вакытларны искә төшереп, хатын-кызлар көянтә һәм чиләк белән чишмәгә су алырга төште. Чишмә ачу йоласын яшьләргә — егет белән кызга тапшырдылар.
Тантанага җыелган халык рәхәтләнеп биеп-җырлап күңел ачты, аралашты. Ул арада җиз самавыр да гөжләп кайнап чыкты. Бәйрәм мул сыйлы табын артында дәвам итте.
— Чишмә ачылуга, шулкадәр шат, бу хисне аңлатып булмый. Ул бит гасырлар буена әби-бабаларыбыздан тапшырылган зур мирас. Бу чишмәнең инешендә без яшьтәшләрем белән су коенып үстек. Амбарда эшләгәндә ипинең кибән өстен кисеп алып, шуны чишмә суына манчып ашый идек. Ул ипинең, суның тәме хәзер дә истә. Бүген мин йоклый алмадым, чөнки балачагым, яшьтәшләрем күз алдымнан китмәде. Бу чараның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Чишмә суыбыз алдагы буыннарга да тапшырылсын иде. Чишмәләр исән калса, чал тарих исән булыр! — ди Илмәт авылында яшәүче Розалия Мөхәммәтҗанова.
Бүгенге көндә Ядегәрдә 32 кеше яши, шуларның алтысы — тыл хезмәтчәне. Барлыгы 23 хуҗалык исәпләнә. Авылы өчен чын күңелдән янып-көеп йөрүчеләрнең берсе — Нәсимә Кәримуллина. Аны һәм мәрхүм Әлфәт абыйны якын тирәдә белмәгән кеше сирәктер.
— Моңа кергән хезмәт, моңа кергән көч, моңа кергән күңел җылысы. Әйтеп тә, язып та бетерә торган түгел. Безнең авылыбызның иң зур бәхете — авыл янында гына чишмә булуы. Үрмәләп төшеп алырга да була, берничә адым гына атлыйсы. Чишмәле, сулы булу — бик зур байлык бит ул. Авылыбызның чишмәсен шулай зурлаганнары, төзекләндергәннәре өчен, һәркемгә рәхмәт, — дип фикерен уртаклашты Нәсимә Кәримуллина.
Тыныч кына үз көенә аккан Ядегәр чишмәсенә яңа сулыш өрелде. Чишмә заманча корылма эченә кертелеп, тирә-юне матурланды, кыскасы, ерактан үзенә җәлеп итеп торган ямьле урынга әйләнде. Аның көмеш суын эчеп үскән өлкәннәр өчен Ядегәр чишмәсе тагын да кадерле, чөнки кайчандыр табигатьнең олуг хәзинәсе булган серле бу урын күпме еллар авылның төп тереклек чыганагы булып торган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев