Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Ядегәр авылында төзекләндерүдән соң чишмә ачылды

Бүген төзекләндерелгән «Ядегәр» чишмәсен ачу тантанасы булды.

Ядегәр авылы — табигатьнең әкияттәгедәй гүзәл бер почмагына урнашкан, үз йөзен югалтмаган, гореф-гадәтләрен саклап кала алган татар авылларының берсе. Монда хезмәт сөючән, ачык йөзле, ярдәмчел кешеләр яши.
Һәркем үзеннән соң киләчәк буыннарга нинди дә булса мирас калдырырга тиеш. Шуңа да Ядегәр авылы халкы бу чишмәне төзекләндерергә алына.

 


«Узган ел үзара салым акчасына материаллар сатып алынды. Әмма тулысынча төзекләндерү өчен, авыл халкы үзе булышты. Кемдер финанс яктан ярдәм итсә, кемдер турыдан-туры төзекләндерүдә катнашты. Бу изге эшкә һәркем  үз өлешен кертте. Ниһаять, Илмәт җирлеге депутаты һәм Ядегәр авылында яшәүче Раиф Гайнетдинов җитәкчелегендә бу чишмә төзекләндерелде», — дип сөйләде җирлек башлыгы Рәзимә Мингалиева.
Иң беренчеләрдән булып, чишмә ачылу тантанасы уңаеннан дога кылынды.

Чишмә ачу тантанасына җыелган халык рәхәтләнеп биеп, җырлап күңел ачты, аралашты. Ул арада җиз самавыр да гөжләп кайнап чыкты. Бәйрәм мул сыйлы табында дәвам итте.


Чишмә авылга нигез салучы Ядегәр бабай хөрмәтенә аталган. Бүгенге көндә Ядегәрдә 32 кеше яши, шуларның 6сы — тыл хезмәтчәне. Барлыгы 23 хуҗалык исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев