Алабуга нуры

Алабуга районы Яковлево авыл җирлегендә отчет сессиясе узды

Яковлево авыл җирлеге башлыгы Ольга Козырева узган атнада 2020 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Халыкны кабул итү
Авыл җирлеге башлыгы отчеты алдыннан шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү булды. Район башлыгы Рөстәм Нуриевка өч кеше мөрәҗәгать итте.
Сораулар мәктәпне ремонтлау, кибетләрнең эше, җәмәгать транспорты хәрәкәтенә кагылышлы иде.
Яңа Анзиркадан Надежда Минеева торак пункт исеме язылган «М-7 — Бессониха» юлында күрсәткеч куюны, шулай ук аның авылына да рейс автобусы йөрүен сорады.
— Элек ул йөри иде, тик хәзер туктады, ә кешеләр сорый. Безгә автобус бирегез, зинһар, − дип мөрәҗәгать итте ул.
Авыл җирлеге башлыгы аңлатып узганча, пассажирлар бик аз, ә кайвакыт бөтенләй булмый. Рөстәм Нуриев гражданнар җыенын җыярга кушты, анда халык фикер алыша һәм нинди көннәргә автобус кирәклеген хәл итә алачак. Моннан тыш, авыл халкы үз сорауларын тоткарлыксыз хәл итә алсын өчен, бу көннәрдә учреждениеләрдә кабул итү көннәре оештырылачак.

Авылны төзекләндерү
Бүгенге көндә Яковлево авыл җирлегендә 540 кеше яши. Алар аны үстерүдә актив катнаша. Үзара салым программасы буенча 700 мең сумнан артык акча җыелган. Бу акчаларның күп өлеше Яковлево авылындагы паркны төзекләндерүгә тотылган — җәяүлеләр юлы салынган һәм койма куелган. Яңа Анзирка авылында Колхоз урамы тигезләнгән, ә җирлек составына кергән башка торак пунктларда юлларга өлешчә вак таш җәелгән.
Юллар узган ел «Урам-юл челтәрен торгызу» республика программасы буенча да ремонтланган иде. Яковлевода Ленин урамы буенча 200 метр юл асфальтланган һәм 150 метр вак таш-ком катнашмасы салынган.
Узган ел бу җирлектә урамнарны яктыртуга зур игътибар бирелгән. «Урамнарны яктыртуны торгызу» республика программасы буенча 7 яңа энергия саклаучы яктырткыч урнаштырылган:
— Яковлевода — 4 яктырткыч (Ленин һәм Совет урамнары буенча);
— Яңа Анзиркада — 1 яктырткыч (Колхоз урамы буенча);
— Бессонихада — 2 яктырткыч (Яр буе урамы буенча);
— Яковлево авылының Ленин урамына 100 метр изоляцияләнгән үткәргеч (СИП кабель) сузылган.
Өстәмә рәвештә җирле бюджет акчасына Яковлевода — 11, Яңа Анзиркада — 7, Бессонихада 2 лампа алыштырылган. Шулай ук Яковлево һәм Яңа Анзирка авылларында 7 яңа яктырткыч куелган. Соңгысында шулай ук Болын урамына 250 метр изоляцияләнгән үткәргеч сузылган.
Авыл халкы даими рәвештә өмәләргә дә чыга. Санитар икеайлык кысаларында атна саен урамнарны, төбәк һәм җирле юл кырыйларын, зиратларны чистарту буенча чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үткәрелгән. Шулай ук булачак паркны җыештыру буенча 4 өмә узган.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре
Җирлектә төп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче — «Якты үзән» ҖЧҖ. Ул бөртекле культуралар үстерү, ит һәм сөт җитештерү буенча махсуслаша. Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы — 6 мең 36,5 гектар, шулардан чәчү мәйданы — 3 мең 554 гектар. "Якты үзән«дә мөгезле эре терлек саны 1 мең 272 баш (122 башка күбрәк) тәшкил иткән, шул исәптән савым сыерлары — 300, атлар — 126 баш (27 башка күбәк). Сөт җитештерү 21 мең 387 центнер булган, бу 2019 елга карата 108 процент тәшкил иткән, ит — 1 мең 785 центнер. Якын киләчәктә хуҗалык савым сыерларын 300 башка арттырырга планлаштыра. Шул уңайдан яңа терлекчелек комплексы төзелә башлады.
Атлар үрчетү белән шөгыльләнүче «Сәлахов» КФХның да планнары зур. Киләсе елда 100 башка исәпләнгән ат абзары төзелеше тәмамлана, шулай ук планда — катнаш азык җитештерү цехын ачу.
Тагын бер авыл хуҗалыгы җитештерүчесе — «Мкртчян» КФКы сенаж әзерләү белән шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыкта 20 баш мөгезле эре терлек санала, шул исәптән 9 савым сыеры, сарыклар, кош-корт бар.

Уңай бәя
Район башлыгы Рөстәм Нуриев җирлек башлыгы һәм «Якты үзән» хуҗалыгының җайга салынган эшен билгеләп үтте, авыл халкына үзара салым программасын хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында, быел район терлекчелек комплексы төзелешенә ярдәм итәргә, Яковлево мәктәбен ремонтлауга акча бүлеп бирергә планлаштыра. Киләсе елда парк төзүне күздә тотарга кирәк.
— Миңа сезнең авыл үзәгенә карата игътибарыгыз ошый. Мин күпләрдән моны тәлап итәм. Башта үзәкне тәртипкә китерергә, ә аннары башка урамнарга күчәргә кирәк, әлбәттә, ашыгыч рәвештә хәл итүне тәлап итә торган проблемалы территорияләрдән тыш, − дип билгеләп үтте район башлыгы.
Ул шулай ук җирлек депутатларына таныклык һәм значоклар тапшырды.

2021 елга планнар:
— Мамыловка бистәсендәге зират территориясен төзекләндерүне дәвам итәргә;
— «Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу» республика программасы буенча урам утларын монтажлауны дәвам итәргә;
— Черенга авылындагы Көньяк урамы, Чыршыда — Тынычлык, Мамыловка бистәсендәге Луговая урамнарына үзара салым акчасына авыл эчендәге юлларны ремонтлау өчен вак таш сатып алу;
— Яңа Анзирка авылында күперне ремонтлау;
— Яковлево авылы Совет урамында һәм Совет тыкрыгында суүткәргечне төзекләндерү;
— Яковлево авылындагы Ленин урамы буенча һәм Яңа Анзирка авылындагы зиратта контейнер мәйданчыклары урнаштыру;
— Яковлево авылындагы Ленин урамы буенча парк территориясен төзекләндерүне дәвам итәргә.

Туган якны өйрәнү музее
Яковлево кебек кечкенә генә авылда хәтта туган якны өйрәнү музее да бар. Аны оештыручы Юрий Колчин сүзләренә караганда, башта ул авыл музее буларак планлаштырылган, әмма инде күптән бу тематика кысаларыннан чыккан икән.
Ул үзенең башлангычын 1995 елда ала. Ул вакытта музейның әле бинасы да булмаган. Вакытлар узу белән аның өчен мәктәпнең икенче катында зур булмаган рекреация зонасы бүлеп бирелгән. Хәзер анда бик зур коллекция җыелган: бүләкләр, борынгы хуҗалык җиһазлары, документ, файдалы казылмалар һәм башка әйберләр.
— Эшнең төп юнәлеше — якын-тирә авыллар тарихы. Хәзер без Олы Елово тарихын төзедек. Эзләнү эшләре алып барабыз. Безнең берничә альбомыбыз җыелды, анда хат, документлар саклана. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, аларның каберлекләрен чит илләрдә, шул исәптән Белоруссия, Украина, Франция, Норвегия, Германиядә дә табабыз, − дип сөйли Юрий Михаил улы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу музейда уникаль әйберләр саклана. Алар — Романовлар йортының бүләкләү кәгазьләре, 45нче ел газетасы. Шулай ук аларга аерым Яковлево бизәкләре булган экспонатларны да кертергә була.
− Уеп ясалган бизәкләр көнкүреш әйберләрендә генә түгел, йортларда да урын алган. Бу йортлар инде сакланмаган, ә элек алар күп булган, — дип аныклый авыл кешесе.
Музей фондында барлыгы 500дән артык экспонат бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: