Алабуга нуры

Алабуга районы Иске Юраш авылы халкы шәһәр башлыгы белән очрашты

4 февраль көнне Иске Юраш авыл җирлегендә Алабуга шәһәр-район хакимияте башлыгы Геннадий Емельянов катнашында җирле үзидарә рәисе Ринат Юнысовның 2013 елда башкарылган эшләргә хисап җыелышы булып үтте.

Аңа кадәр район хакиме сорау белән мөрәҗәгать итүче берничә кешене кабул итте. Сорау димәктән, андыйлар күбрәк Удмуртия чигенә үк терәлеп урнашкан 10-15 йортлы Атау авылыннан иде. Иң әүвәл атауныкылар дүрт-биш кешедән торган төркем белән кереп үзләрен әллә ничә еллардан бирле борчыган авылны газлаштыру мәсьәләсен күтәрделәр. Моңа җавап итеп әлегә ошбу проектны тормышка ашыру өчен кечкенә суммада акча бирелүен (350 мең сум), киләчәктә моның барыбер чынга ашырылачагын белдерделәр.

Иске Юраш авыл китапханәсе мәдәният йортының икенче катына урнашкан һәм аның мөдире (җөмләдән: ул Атау авылыннан йөреп эшли) Рәвилә Әхмәдишина белдерүенчә, мәдәният йорты, бигрәк тә аның китапханә урнашкан өлеше, авария хәлендә икән. Бигрәк тә түбәсенә ремонт үткәрү сорала.

Район вәкилләре ышандыруынча, түбә калаен алыштырырга өч миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Узган елдагы кебек монысында да Мирзәхмәт Галиев авылның су линияләрен алыштырырга дип бирелгән (аны әле дәлиллисе бар) 4 миллион сум акчаны таптырды. Хакимият башлыгы аңа бу сораулар белән прокурор һәм районның эчке эшләр бүлеге башлыгына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте, кирәк дип тапса, гариза язарга хокукы барлыгын күрсәтте. Прокурор да, полиция җитәкчесе дә тикшерү комитетының ошбу уңайдан отказной язуын әйттеләр. Буза куптарырга яратучы Мирзәхмәт әфәндене югары түрәләрнең җаваплары канәгатьләндермәде булса кирәк, ул һаман югары тонда сөйләшүен дәвам итеп, кабул итү бүлмәсеннән чыгып китте.

Якуб агай һәм аның улы белән килене күп еллар элек Урта Азия якларыннан Юрашка күченеп кайттылар. Алар озак кына элек укытучылар яшәгән һәм моннан өч-дүрт еллар элек сүтелгән йортта гомер иттеләр. Аннары берәүнең искерәк кенә йортына күченеп көн күрделәр. Хәзер торак мәсьәләсендә элекке хуҗасы белән алыш-биреш җәһәтеннән конфликт килеп чыккан.

Шәһәр-район хакиме Якуб агайның әллә ничә битле аңлатмасын игътибарга алып, аларга акча түләп килешүгә килергә тәкъдим итте. Өлкән яшьтәге агайның килене бүлмәдәге бөтен халыкны аптырашта калдырып: "Без сатып алырга риза түгел", - дип белдерде (хәзерге заманда бушка кем нәрсә генә бирер икән). Гозер белән керүчеләргә җир алырга да мөмкин булуын, моның өчен бары тик гариза гына язарга кирәклеген әйттеләр.

Шуның белән сорау-җавап рәвешендә барган диалог тәмамланды да. Аннары район үзәгеннән килгән җитәкчеләр командасы зур залга җыелган халык хозурына күчеп, хисап җыелышын башлап җибәрде.

ЭШЧӘНЛЕККӘ ДӘГЪВА ЮК

Хисап тотучы Ринат Юнысов әйтүенчә, Иске Юраш авыл җирлеге 260 гектар җир били, шуларның 217 гектары Иске Юраш авылы, калганы Атау (Сосновый Юраш) биләмәләре. Халык тыгызлыгы буенча авыл җирлегендә бер кешегә 40 сутый җир туры килә икән. Тагын да саный китсәк, Юрашта барлыгы 222 йорт бар ди, шуларның 181ендә шәхси хуҗалык алып барыла, ә 41е җәйге йортлар буларак кына файдаланыла.

Авыл җирлеге башкарма комитетының эшчәнлегенә килгәндә, ул иң әүвәл халык белән эшләүгә, тәгаенрәге кешеләрне борчучы барлык төр сораулар буенча кабул итүгә кайтып кала. Боларга: гражданлык хәле актларын теркәү, салымнар буенча аңлашылмаган нәрсәләрне хәл итү, җир вә йорт милкен хосусыйлаштыруда ярдәм итү, сугыш ветераннарының торак мәсьәләсен хәл итү, авылда каты көнкүреш калдыкларын билгеләнгән урыннарга урнаштыру, суга түләүне вакытында һәм дөресләп алып бару һәм башка әллә ничә төрле юнәлештәге эшчәнлек керә.

Иске Юраш авыл җирлегендә "Яңа Юраш" агрофирмасы, урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, почта һәм саклык банкы бүлекчәсе, телефон станциясе, кулланучылар җәмгыяте һәм ике шәхси кибет бар, шулай ук шәхси кулларга караган пилорама эшли. Дин юлына басканнар өчен мәчет ишекләре ачык.

2013 елда авыл җирлегенең керемнәре түбәндәгечә: НДФЛ буенча план 255 мең сум булса, үтәлеш - 268 мең сум; милек кереме планда 99 мең сум каралса, үтәлеш - 106 мең сум; җир салымы 307 мең сум дип планлаштырылса, үтәлеш - 342 мең сум; госпошлина 2 мең сум урынына 6,3 мең сум җыелган. Гомуми план 677 мең сум каралган булса, ул чынлыкта 754 мең сум, ягъни 111 процентка җиткерелгән. Башкарма комитет буенча торак-коммуналь хуҗалыкка 974,6 мең сум акча каралган, тик чынлыкта аларның 928,5 мең сумы гына үзләштерелгән. Урам юлларын төзү һәм сакланышын тәэмин итү 457 мең сумга төшсә, урам утына түләү һәм сакланышын тәэмин итү 152,3 мең сум тәшкил иткән. Зиратларның сакланышын тәэмин итүгә 122 мең сум тотылса, коммуналь хуҗалыкка 160 мең сум сарыф ителгән. Су линиясен төзәтүгә 43 мең сум акча бирелсә, аларга техпаспорт ясату 74 мең сумга төшкән. Чыгымнар болар белән генә дә чикләнми.

Авылларда көнкүреш калдыкларын җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырылды. Бу - уңай күренеш әлбәттә. Узган ел Юрашта 720 кубометр чүп җыеп озатылган.

- Нәтиҗәдә чүп-чар теләсә кайда аунап ятмый хәзер, авыл чиста булгач үзебезгә дә күңелле бит, - ди җирле үзидарә рәисе.

Ринат Юнысов киләчәккә билгеләнгән бурыч-планнары белән дә таныштырып китте:

  1. Халыкны су белән тәэмин итүне яхшырту өстендә эшләү;
  2. Авылны чистарту-төзекләндерү өстендә эшләү;
  3. Авыл эчендәге юлларга, күпергә, суга проект-смета документларын әзерләү
  4. Атауга газ кертү буенча эшләү.

"Алга таба да игелекле эшләр, изге гамәлләр күбрәк булсын һәм эшләсен иде. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Килеп туган аңлашылмаучылыкларны урында хәл итеп, бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәсәк иде", - дип тәмамлады үзидарә җитәкчесе үзенең чыгышын.

Аннан соң залда утыручылар алдында Морт зонасына караган берничә авылга күзәтчелек итүче һәм аларда тәртип саклаучы участок полицейские чыгыш ясады. Ул халыкны уяу булырга (авылга килгән таныш түгел кешеләр җәһәтеннән), мошенниклар алдавына килеп капмаска һ.б.чакырды.

Шәһәр-район прокурорының нотыгы да гыйбрәтле иде. Аннан соң сүзне шәһәр-район хакимияте башлыгы Геннадий Емельянов алды. Ул күп кенә проблемаларга тукталу белән беррәттән аерым алганда мәдәният йортлары мәсьәләсен дә кузгатты. Бехтерево, Колосовка, Дөм-Дөм, Морт авылларында кайберләренә капиталь ремонт ясалып, ә кайберләрендә өр-яңадан клублар җиткерелүен әйтеп китте. Шунда ук Юраш мәдәният йортына ремонт уздырыр өчен акчалар бүлеп бирергә күрсәтмә бирде. Хакимият башлыгы экологик хәлгә дә тукталды, соңгы бер-ике елда көнкүреш калдыкларын җыеп читкә чыгару оештырылганнан башлап тәртип-чисталыкның сизелерлек яхшыруын әйтеп китте.

Фирдәвес ХУҖИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!