Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Морт авылы яшьләре иске клуб белән хушлашты

Узган ялларда Морт авылының мәдәният йортына, авылдашлар яшьлек елларын искә алырга ретро-кичәгә җыелды.

Авылда яңа мәдәният йорты төзелеп килә, тиздән иске клуб ябылачак. Шимбә көнне үткәрелгән кичә дә шул без белгән клуб белән хушлашу кичәсе булды. Әлеге очрашуның инициаторы, аны үткәрүгә рухландыручы Морт егете Илшат Мәҗитов. Очрашуны мәдәният йорты директоры Гөлфинә Гаффанова һәм бәйрәм кичәсен оештыручы Венера Валиева ачып җибәрде. Кичәнең исеме дә тикмәгә генә "Яшьлек белән очрашу" дип аталмый. Бәйрәмгә күңел ачарга өлкән яшьтәге апалардан алып, яшьлеге белән күптән түгел генә саубуллашкан яшьләр дә килгән иде. Клубка җыелган авылдашлар түгәрәк уен уйнады, парлы бию биеде. Алабугадан килгән Диләрә Мироваева җитмешенче, сиксәненче елларның популяр җырларын яңгыратып, матур костюмнардан татар, һинд, чегән халкы биюләрен башкарып кунакларның күңелен яулады. "Вечер" төркеме солисты Андрей туксанынчы елларның популяр җырларын башкарып, яшьләрне дискәтүктә биетте. Бәйрәм күтәренке кәефтә үтте. Шунысы кызганыч, озак еллар мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән, һәркемнең дә яшьлек хатирәсенең үзенә күрә бер символы булып истә калган Расих абый Хисаметдинов ял йортына китү сәбәпле, авылдашларны сәламли алмады.

Яшьлек елларын искә алырга килгәннәр арасыннан:

Дәнияр, Морт авылы егете:

- Бәйрәм күңелле үтте. Яңа ел кичәләрен дә менә шулай оештырсалар яхшы булыр иде. Гел дә унбиш, унҗиде яшьлекләр биерлек кенә дискотека оештыралар.

Бер төркем авыл халкы:

- Бер күңел ачып кайтабыз ичмасам. Соңгы елларда яшьләр өчен дә дискотека юк, булса да йөрми торганнардыр. Дискотека урынына бәлки түгәрәк уеннар оештырыргадыр. Тора-бара халык та клубка күбрәк тартылыр иде. Элгәре елларны кинога булса да төшә идек, хәзер алары да юк.

Халык телендә "Күркәм кием - тән зиннәте, күркәм холык - җан зиннәте" дигән әйтем бар. Соңгы вакытта күп авылларда яңа мәдәният йортлары төзелә. Бу авылларда да яшьлек елларын искә төшерү һәм очрашу кичәләре оештырылса, (ә бәлки ул кайбер авылларда бардыр да инде) яхшы бер күренеш булыр иде.

PS. Кичә турындагы игълан да хатасыз язылган булса - гел дә шәп буласы иде.

Гөлназ РӘХИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев