Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районы Морт авылында Нәүрүз бәйрәме үтте

Узган атнада Морт авылында җырлы-биюле, уенлы, коймаклы-боткалы Нәүрүз бәйрәме үтте. Быел ул мәктәп ишегалдында оештырылды.

Нәүрүз - борынгыдан килгән язгы бәйрәм. 21 мартта уза торган бу бәйрәм яз килү, язгы кыр эшләре башлануны белдерә. Ул шулай ук табигатьнең яңару чоры да. Бүген без йолаларга яңа сулыш, җан өрәбез.

Кешеләрне, бигрәк тә безне - яшь буынны өлкәннәр белән якынайтучы, халкыбызның рухи хәзинәләрен күңелебездә яңартучы, безнең бу җиргә игелек кылырга һәм тынычлык өчен көрәшергә килүебезне искә төшерүче бу бәйрәм 23 мартта Морт авылы капкасын да шакыды.

Быел Нәүрүз мәктәбебез алдындагы мәйданчыкта үткәрелде. Бәйрәмгә әле генә бишектән төшкән сабыйдан башлап, мәктәбебез укучылары, безнең яраткан әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, авылдашлар да килгән иде. Матур итеп милли сөлгеләр, шарлар белән бизәлгән мәктәп мәйданчыгын күреп, бәйрәмгә килгән кунаклар гаҗәпкә калды.

Бәйрәм тантанасын мәктәбебез директоры Тәлгат Миңнәхмәтович ачып җибәрде. Ул җыелган кунакларны милли бәйрәм белән котлады, елларның тыныч-имин булуын, халыкка шатлык һәм бәхет китерүен теләде.

Озак та үтмәде мәйданчыкта бәйрәмнең төп кунагы - Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай пәйда булдылар. Аларны җыелган халык кул чабып һәм "Нәүрүз, мөбарәкбад!" дигән сүзләр белән каршы алды. Нәүрүзбикә җыелган кунакларны чын күңелдән тәбрикләп, аларга сабан-сукаларны, чәчү орлыкларын барларга вакыт җиткәнлекне искә төшерде, иген уңышы мул булсын, ел әйбәт булсын дигән иң изге теләкләрен теләде. "Әле күңелле итеп җырлап-биеп, уйнап алырга да вакытыгыз бар", - дип барча халыкны бәйрәмне дәвам итәргә чакырды.

Уеннарда олысы да, кечесе дә бер-берсен уздыра-уздыра ярышты. Кемдер биеде, кемдер җырлады, кемдер тизлеккә йөгерде, күмәкләшеп, командаларга бүленеп бау да тартышты... Нинди генә ярышлар үткәрелмәде бу бәйрәмдә!

Бәйрәм бүләксез булмый дигәндәй, Нәүрүзбикә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырырга онытмады.

Уен барган арада мәктәбебез пешекчеләре зур казанда сөтле ботка пешереп куйганнар. Уеннар тәмамланганнан соң без бергәләшеп тәмле ботка ашадык, самавырдан чәй эчеп, күпереп пешкән коймаклар белән сыйландык.

Саф һавада шулай күңелле бәйрәм итеп, язны каршылау безнең күңелләрдә киләчәккә ышаныч, өмет уятты. Ә әти-әниләребез һәм әби-бабаларыбызга бу бәйрәм еракта калган балачакларын, яшьлекләрен исләренә төшергәндер.

Бәйрәм рухы алга таба да сүнмәсен һәм сүрелмәсен, халкыбызның гореф-гадәтләре онытылмасын иде.

Заһит Гобәйдуллин,

Морт урта мәктәбе,

9 нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев