Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында 2021 елның 4 аенда сөт җитештерү 1,5 мәртәбә, ит җитештерү 10 процентка арткан

Апрель ахырында Минзәләдә Татарстан терлекчеләре эшенең узган елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча зона киңәшмәсе булды.

Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов аныклаганча, дүрт ай нәтиҗәләре буенча безнең терлекчеләр дә сынатмаган: бар күрсәткечләр дә уңай. Өлешчә, узган елның шушы аралыгы белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләрнең баш саны 902гә арткан һәм хәзер 7 мең 638 баш тәшкил итә. Сыерлар саны 1 майга 2 мең 876 — 2020 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 113 процент. Сарык һәм кәҗәләрнең баш саны 2020 елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 3 процентка (плюс 149 баш), атлар саны — 6 процентка (плюс 16 ), кош-корт саны 110,5 мең — 103 процентка артык.

Мөгезле эре терлекләр саны артуның 7 проценты — «Яңа Юраш» агрофирмасының, 2шәр проценты — «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы һәм Әхмәтҗанов КФХ эш нәтиҗәсе. «Мир» ҖЧҖндә терлекләр 843 башка арткан; якын көннәрдә бирегә Удмуртиядән тагын 150 баш токымлы таналар китереләчәк.

Агымдагы елның 4 аенда сөт җитештерү 1,5 мәртәбә диярлек арткан һәм 6 мең 771 тонна тәшкил иткән. Сыерларның уртача нәтиҗәлелеге 2 мең 447 килограммга җиткән — алдагы елның шушы вакытына караганда 235 килограммга артык. Тулаем сөт саву нәтиҗәләре буенча 108, 107 һәм 106 процент — бу «Яшь көч», «Яңа Юраш» һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы күрсәткечләре.

Сыерларның уртача нәтиҗәлелеге буенча районда «Яшь көч» агрофирмасы беренче урында (3 мең 284 килограмм, 248гә артык). «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 2 мең 996 килограммга, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында — 2 мең 474 килограммга (плюс 121) тигез.

Дүрт ай эчендә ит җитештерү 10 процентка (68 тоннага артык) үскән. Бу район буенча шулай, ә «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында әлеге күрсәткеч — 12 процент, «Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе» ҖЧҖндә — 26 процентка тигез. «Якты үзән» ҖЧҖ дә үсешкә ирешкән.

Александр Косов аңлатуынча, моңа мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы (район буенча 718 грамм) һәм яхшы туендыру нәтиҗәсендә ирешелгән.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кышлатудан бик уңышлы чыкты. Җәйге лагерьлар берничә хуҗалыкта гына («Яңа Юраш» һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы) файдаланылачак, калган күпчелегендә, «Мир» җәмгыятендәге кебек үк, терлекләрне ел әйләнәсендә бер төрле тукландыру кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев