Алабуга районында 2021 елның беренче кварталында 5 мең тоннага якын сөт җитештерелгән
Бу узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкыр күбрәк.
Ел башыннан районда савым сыерларының продуктлылыгы буенча «Яшь көч» агрофирмасы беренче урында тора, анда өч айда бер сыердан 2 мең 455 килограмм сөт савылган, бу узган елның шул ук күрсәткеченнән 175 килограммга артык.
Икенче урында — «Мир» җәмгыяте, анда сыерның продуктлылыгы 2 мең 97 килограммга җиткән, ә өченче урында — «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы (1 мең 873 килограмм). Барлыгы район буенча ел башыннан бер сыерга 1 мең 783 килограмм сөт савып алынган — узган ел күрсәткече буенча 140 килограммга күбрәк.
Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Косов биргән мәгълүматка караганда, агымдагы елның беренче кварталында районда 4 мең 916 тонна сөт җитештерелгән, бу 2020 ел белән чагыштырганда бер ярым тапкыр күбрәк. «Мир» җәмгыятендә 1 мең 521 тонна, «Яшь көч» агрофирмасында — 8, «Яңа Юраш» агрофирмасында һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында 7 процентка күбрәк алынган.
Алабуга районы фермаларында 563 тонна ит алынган — узган елның шушы чорына карата 111 процент. «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында — 42 процентка, «Якты үзән» җәмгыятендә 3 процентка арткан. Район буенча беренче кварталда мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек артымы 719 грамм тәшкил иткән. Иң яхшы күрсәткеч — 793 грамм — Колосовка фермасыныкы.
Бу көннәрдә «Мир» җәмгыяте алда бара, анда тәүлеккә уртача савым 28,2 килограммга җиткән. Аннан бераз гына «Яшь көч» агрофирмасы калыша (27,9 килограмм). Район буенча әлеге күрсәткеч 21,6 килограммга тигез, бу 2020 ел белән чагыштырганда 6,4 килограммга артык. Хәзер тулаем сөт җитештерү күләме көнгә 60,6 тонна тәшкил итә — узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 176 процент.
Районда 1 апрельгә 7 мең 709 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 2 мең 884 баш сыер исәпләнә. Бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 981 һәм 782 башка күбрәк. Сарыклар һәм кәҗәләр — 4 мең 663 (плюс 117), атлар — 277 (плюс 16), кошлар — 110,5 мең (103 процент). «Мир» җәмгыятендә мөгезле эре терлекләр саны 843кә артты (шул исәптән 834 сыер), «Яңа Юраш» агрофирмасында — 103, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында — 54, «Якты үзән» җәмгыятендә — 33, Әхмәтҗанов КФХында — 29.
Иң күп ат — 127 — «Якты үзән» җәмгыятендә, быел аларның артымы 25кә җиткән.
Кошчылык белән шөгыльләнү бик уңышлы бара — Поспеловодан Заманов һәм бройлер чебиләре үрчетү белән Шамарова (Гари) крестьян-фермер хуҗалыклары шөгыльләнә. Морттан Хуҗина хуҗалыгы казлар үстерә, аларның саны сезонга мең ярымга җитә.
Районның терлекчелек крестьян-фермер хуҗалыкларында 1 мең 593 баш мөгезле эре терлек бар (598 сыерны да кертеп). Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында аларның саны 661 һәм 250гә тигез, Нурлыгаянова хуҗалыгында — 170, Ямалетдинов хуҗалыгында 63 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Моннан тыш, фермерлар карамагында 63 ат, сарыклар һәм кәҗәләр бар. КФХ хуҗалары бу елның өч аенда 729 тонна сөт, 377 тонна ит алды.
Җәй көне, терлекләрне кышлату тәмамлангач, азык җитмәве бик нык сизелде. Быел фураж артыгы белән җитә, өстәвенә, һәр җирдә диярлек терлекләрне баланслы тукландыру җайга салынган. Бу аларның продуктлылыгын арттыруның бер сәбәбе булды да инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев