Алабуга нуры

Алабуга районында 4 айда 778 тонна ит җитештерелгән

Бу сан узган ел белән чагыштырганда 4 процентка арткан.

Алабуга районында ит җитештерү узган ел белән чагыштырганда 4 процентка арткан һәм дүрт айда 778 тонна тәшкил иткән. Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында үсеш — 27, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 14, «Светлая долина» ҖЧҖендә — 2 процент.

Хәзер «Яңа Юраш» агрофирмасында һәм «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативында терлекләрне көтүгә күчерүгә әзерләнәләр, калган хуҗалыкларда бер төрле ашату практикасы бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: