Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында 7678 тонна сөт савып алынган

Иң югары күрсәткеч «Мир» җәмгыятендә.

Майның икенче декадасында районда сөт саву буенча «Мир» җәмгыяте алда бара, анда бер сыердан тәүлегенә 32 килограммнан артык сөт алалар.
Район буенча бу күрсәткеч — 24 килограмм, ул узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 2,3 килограммга артыграк.

Хәзер Алабуга фермаларында көн саен 71 тоннадан артык сөт җитештерәләр (2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,6 тоннага күбрәк), ә продукциянең майлылыгы 4 процент, ә аксым 3,3 процент тәшкил итә. «Мир» җәмгыятендә көн саен 30,3 тонна сөт савалар, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,2 тоннага күбрәк.

Агымдагы елның дүрт аенда терлекчеләрнең эшенә йомгак ясалды, алар белән безне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Косов таныштырды.

Мөгезле эре терлекнең саны быел 380гә арткан һәм хәзер 8018 баш тәшкил итә. Сыерлар — 2993 (117гә арткан), сарыклар һәм кәҗәләр — 5081, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 9 процентка артык, атлар — 319 баш (14 процентка арткан). Иң күп мөгезле эре терлек (2373 баш, 2021 елга караганда 160 баш арткан) «Яңа Юраш» агрофирмасында исәпләнә. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч — 1141 (298 баш арткан) , «Якты үзән» җәмгыятендә 1321 баш.

Ел башыннан районда 7678 тонна сөт алынган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда — 113 процент. Иң югары күрсәткеч «Мир» җәмгыятендә (2968 тонна — 682 тоннага күбрәк). «Яңа Юраш» агрофирмасының күрсәткече — 1887 тонна, бу 2021 елга караганда 22 процентка күбрәк. Морт авылындагы Әхмәтҗановның крестьян-фермер хуҗалыгында сөт җитештерү бер ярым тапкырга арткан.

Агымдагы елның дүрт аенда бер сыерга исәпләгәндә районда 2689 килограмм сөт савылган (2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 463кә арткан). Бу Татарстан буенча җиденче урын. Беренче урынны «Мир» җәмгыяте (3459 килограмм — 15 процентка арткан), икенче һәм өченче урынны «Яңа Юраш» (2696) һәм «Яшь Көч» (3057) агрофирмалары алып тора.

Ит җитештерү узган ел белән чагыштырганда 4 процентка арткан һәм дүрт айга 778 тонна тәшкил иткән. Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында —27 процентка, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 14кә, «Светлая долина» җәмгыятендә — 2 процентка күтәрелгән.

Хәзер «Яңа Юраш» агрофирмасында һәм «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативында терлекләрне көтүгә чыгарырга әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев