Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчүгә әзерлеге торышын тикшерделәр

Язгы чәчүгә күп тә калмады, шуңа да игенчеләр кыр эшләренә әзерлекне тизләтә.

Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчүгә әзерлеге торышын тикшерделәр. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минимстрлыгы вәкилләре катнашындагы комиссия туфрак эшкәртү торган, чәчкеч һәм башка төрле авыл хуҗалыгы машиаларының гына түгел, орлык торышына, аларны корткычларга каршы зарарсызландыра торган техникага да, шулай ук хезмәт куркынычсызлыгына уңай бәя бирде.

Үзара тикшерү нәтиҗәләре белән безне районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифаларын үтәүче Александр Косов таныштырды. 
Районыбыз мөмкин булган 50 баллның 48ен җыйган. Беренче урын «Яшь көч» агрофирмасына бирелгән, икенче урында — «Яңа Юраш» һәм өченчедә — «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы.

Кыр эшләрендә 198 трактор җәлеп ителәчәк, аларның әзерлеге йөз процент. Моннан тыш, 76 чәчкеч, 42 культиватор, чәчү комплекслары турында да шуны ук әйтергә була. Ашлык сугу комбайннарын 83 проценты төзекләндерелгән, терлек азыгын җыю техникасының әзерлек дәрәҗәсе 92 процент тәшкил итә.

Минераль ашламалар сатып алуга килгәндә, Александр Косов билгеләп үтүенчә, тәэсир иткеч матдәләрне бер гектарга 70 килограммнан да ким булмаган микъдарда хәстәрләргә кирәк. Хәзергә алар 60лап исәпләнә, ләкин китерү дәвам итә. Бар булган 5124 тоннаның 3321 тоннасы — аммиак селитрасы, калганы — катлаулы ашламалар. Аларның иң күбе — 1046 тонна — «Яңа Юраш» агрофирмасында, «Нократ таңнары» ҖЧҖтә — 735 тонна, «Мир» җәмгыятендә — 743 тонна.

Гари һәм Костенеево кырларында «Аммоний» ҖЧҖ, «Агротехнология» оешмасы 7 мең гектар җир били, алар 888 тонна ашлама әзерләп куйган. Гектарыннан 165 килограмм исәпләп, тәэсир иткеч матдә кайтарылган инде. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 118 килограммга, "Нократ таңнары"нда — 76 килограммга тигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев