Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын тәртипкә китерәләр

Районда 1 мартка кадәр тагылма техниканы, ә 1 апрельгә тракторларны әзерлек сызыгына кую бурычы куелды.

Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина ишегалларында эш кайный, техника ремонты өчен шартлар тудырылган: остаханәләрдә җылы, махсус звенолар өчен хезмәт нәтиҗәләре матди яктан да әһәмиятле.

20 гыйнварга тракторларның 93 проценты, ашлык җыю комбайннарының 65 проценты, азык җыю техникасының 67 проценты, культиваторларның 97 проценты торгызылган. Тырмалар тулысынча ремонтланган.

“Яңа Юраш” агрофирмасында культиваторларны, “Яшь көч” агрофирмасында чәчкечләрне ремонтлау төгәлләнде. “Яшь көч” агрофирмасында, “Якты үзән” ҖЧҖдә, “Башак” авыл хуҗалыгы кооперативында барлык тракторлар да әзерлек сызыгына куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев