Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә

Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.

Язгы кыр эшләре башлануга күп вакыт калмады инде.

Бу көннәрдә игенчеләр алдында торган төп бурыч — авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүне тәмамлау. Шуңа күрә 47 слесарьдән торган 8 ремонт звеносы эшен дәвам итә. Сүз уңаеннан, районда техниканы төзекләндерә торган 8 пунктның алтысы җылытыла, димәк биредә салкыннар эш барышына тәэсир итми.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Александр Косов хәбәр иткәнчә, запас частьләр сатып алу бәяләре арту сәбәпле, планлаштырылган 12,8 мең сум урынына 14,5 мең сум акча тотылган.

Февраль ахырына 190 тракторның 177 се әзерлек сызыгына куелган. Чәчкечләрне төзекләндерү планы 92 процентка, культиваторлар буенча 96 процентка үтәлгән.
4 чәчү комплексының 3се ремонтланган, ә тырмаларның әзерлеге (алар 1874) — 100 процент.
51 ашлык җыю комбайнының 36сы, 13 азык җыю комбайнының 11е төзекләндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев