Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклыларны урып-җыю эшләре тәмамланды

Район кырларыннан барлыгы 40 тоннага якын ашлык суктырылган. 

Бүгенге көндә Алабуга районында бөртекле һәм кузаклы культуралар тулысынча җыеп алынган. Барлыгы 39,6 мең тонна ашлык суктырылган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 26,2 мең тоннага кимрәк. Район буенча уртача уңыш бер гектардан 15,8 центнер тәшкил итә, бу 2020 елдан 13,2 центнерга кимрәк. Сәбәбе — аномаль эссе җәй. 

«Әмма тулаем алганда, бөртеклеләрне урып-җыю оешкан төстә узды, һава торышы коры ашлыкны тамырдан җыеп алырга мөмкинлек бирде. Быел чәчү мәйданы 37,8 мең гектар тәшкил итте, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар — 25мең гектар. Икмәкне җыеп алу белән беррәттән 2022 ел уңышы өчен орлык салу да барды. Киләсе ел уңышы өчен орлыклар белән тәэмин ителеш планга карата 76% тәшкил итә (план 6802 тонна), — дип сөйләде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илгиз Салихов.

Авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, быел көзге бөртекле культуралар 5300 гектар мәйданда чәчәргә планлаштырыла (бөртекле культураларның 21% ы), шулардан 3200 арыш, 1600 бодай һәм 500 га тритикале. 

«Нократ таңнары» агрофирмасында яшелчә культураларын җыю дәвам итә. Быел барлыгы 311 гектар мәйданнан яшелчә җыеп аласы бар, бүгенгә 28 гектар мәйданда иртә өлгерешле кәбестә җыеп алынган, уртача уңыш гектарына 250 центнер тәшкил итә.

Урып-җыю эшләре вакытында кырларда 50 комбайн эшләде. Иң яхшыларын атна саен акчалата призлар белән бүләкләделәр. Алдынгы комбайнчыларга барлыгы 262 мең сумлык бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев