Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында чәчү эшләре төгәлләнеп килә 

«Нократ таңнары» ҖЧҖтә бәрәңге утырту дәвам итә.

Район хезмәтчәннәре язгы сабан культураларын чәчүне тәмамлап килә.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 16111 гектар мәйдан алып тора — бу бүленгән барлык мәйданның 94 проценты, техник культуралар — 3002 гектарда (106 процент), терлек азыгы культуралары — 5476 гектар (пландагының 96 проценты) били, яшелчә — 340 гектарда, бәрәңге ниятләнгән 396 урынына — 90 гектарда утыртылган.

«Нократ таңнары» ҖЧҖтә бәрәңге утырту дәвам итә. Көзге культураларга килгәндә, өлешчә, карабодай «Якты үзән» җәмгыятендә 50 гектар урынны алып торачак.

30 майда районда "яшел урак"ка хәзерлекне тикшерделәр, ул Сабан туеннан соң ук башланачак. Терлек азыгы әзерләү техникасы көйләнеп, үз вакытында әзерләп куелган. Күп еллык үләннәр уңышы начар булмас дип көтәләр, майда яңгыр яхшы яуды. Хәзер инде көннәр генә яхыш торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев