Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында орлык салу планы 90 процентка үтәлгән

Бу киләсе 2022 ел уңышы өчен орлыклар җитәрлек түгел дигәнне аңлатмый, яңа инвесторлар (аерым алганда, "Бехтерево" һәм "Мир" җәмгыятьләре) аның бер өлешен читтән алачак.

Быел һава шартлары бик уңай булмады, һәм бу уңышка начар тәэсир итте. Район хезмәтчәннәре беренче чиратта орлыкларны кайгырта.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Алабуга филиалы башлыгы Люция Габдуллина минем белән әңгәмә барышында шуны әйтеп үтте.
Орлык салу планы — 6 мең 800 тонна — ул 90 процентка үтәлгән. Бу киләсе 2022 ел уңышы өчен орлыклар җитәрлек түгел дигәнне аңлатмый, яңа инвесторлар (аерым алганда, "Бехтерево«һәм «Мир» җәмгыятьләре) аның бер өлешен читтән алачак. «Яңа Юраш», «Яшь көч» агрофирмаларында бөртеклеләр орлыклары тулысынча хәзерләнгән һәм эшкәртелгән, бу эш шулай ук «Якты үзән» ҖЧҖ һәм «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында тәмамланып килә.
Орлыкларның сыйфаты турында сорауга Люция Габдуллина болай дип җавап бирде:
— Коры һәм яхшы ашлык күрүгә, күңел сөенә. Әлбәттә, ул былтыргысы кебек үк тулы көчле түгел, ләкин аерма бик аз. 2021 ел уңышы өчен яңартылган сортлар алынуы да тәэсир итте. Аеруча «Аль Варис» бодае үзен күрсәтте, аны «Яңа Юраш» агрофирмасы 10 тонна сатып алган иде. «Йолдыз» сортлы бодай коры җәй өчен уңышлы булып чыкты — һәр гектардан 20-22 центнер ашлык булды. Хәзер бу сорт күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә — «Яңа Юраш», «Башак», Әшрәфҗанов һәм Әхмәтҗанов КФХларында бар. Уҗым бодае да өметне аклады, аңа быел көзен җитди игътибар бирелде. Ул 3 мең 360 гектар били, шул исәптән 682 гектарда — бодай. «Нократ таңнары» җәмгыятендә 250 гектар җирне тритикале алып тора, ул башка бөртеклеләргә караганда уңышлырак булып чыкты.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре һәр атна саен кырларны карап йөри һәм алар шундый фикергә килгән: уҗым чәчүлекләренең вегетатив үсеше тәмамланган, моңа күптән көткән яңгырлар булышкан. Иң яхшы чәчүлекләр — «Якты үзән» кырларында, андагы барлык 245 гектарда арышның ешлыгы һәм тармаклануы югары бәягә лаек.
Филиал хезмәткәрләренә килгәндә, кайчандыр бу оешма орлык инспекциясе дип кенә атала иде. Нәкъ менә шул вакытларда, моннан кырык ел элек, бирегә Вера Хәмидуллина эшкә килә, соңгы елларда ул баш агроном вазифаларын башкара. Төп агроном Татьяна Скоромнованың да шуның кадәр үк стаж. Чәчәргә рөхсәт биргәнгә кадәр, тикшерелә торган бар орлык аның куллары аша үтә. Үз осталыгын бу ветераннар әйдәп баручы агроном Регина Гараевага һәм үсемлекләрне саклау буенча агроном Лилия Сафинага тапшыра. Бу тату команданы 2008 елдан башлап Люция Габдуллина җитәкли, аның авыл хуҗалыгында эшләвенә дә утыз елдан артып киткән. 
Шушы вакыт эчендә аларның хезмәте республика гына түгел, ил күләмендә дә дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләп үтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев