Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында савылган сөт күләме арта

Бер сыердан савылган сөтнең уртача күләме 25,4 килограмм. 

Алабуга терлекчеләре көн саен 73,5 тонна сөт савып ала, былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 16 тоннага артык. 

Бер сыердан савылган сөтнең уртача күләме 25,4 килограмм (плюс 4,2). «Мир» җәмгыятендә көненә 30,3 тонна сөт савалар (үткән елдагы шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда, плюс 10 тонна), бер сыерга исәпләгәндә — 34 килограмм (плюс 9,8).

19 тонна — «Яңа Юраш» агрофирмасы сыер савучылары нәтиҗәсе (плюс 5 тонна), анда бер сыердан савылган сөтнең уртача күләме, 2021 ел белән чагыштырганда, 7,4 килограммга арткан һәм хәзер 27,1 килограмм булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев