Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында сөт җитештерү артты

Бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил итте. 

Бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил итте. 

Быелгы дәрәҗә белән чагыштырганда, тулаем алганда, бу 11 тоннага артык. «Мир» җәмгыятендә сыерлардан тәүлегенә 30,5 тонна сөт алалар, «Яңа Юраш» агрофирмасы җитештерелә торган сөт күләмен тәүлегенә 18 тоннага җиткерде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре мондый күрсәткечкә терлек фермаларын җәйге лагерьларга күчергәч иреште. Мөгезле эре терлекне табигый көтүлекләрдәге яшел азык белән тукландыру аркасында, савылган сөт күләме артты. Бу турыда районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Александр Косов хәбәр итә. Бу көннәрдә «Аммоний Агротехнологияләр» тик яткан җирләрне үзләштерә һәм көн саен Котловка һәм Свиногорье арасында 200 гектар җир эшкәртә. Биредәге урыннар моңа кадәр дүрт елдан артык эшкәртелми килде. 

Районда печән әзерләү тулы көченә бара, 1355 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган инде, бу планның 28 проценты дигән сүз. Барлыгы 2750 тонна сенаж әзерләнгән. 

Кырларны чүптән эшкәртү 22 мең гектарда, корткычларга каршы эшкәртү 5,5 мең гектарда башкарылган. Чәчүлекләрне тәрбияләү программасы кысаларында, 1282 гектар җир фунгицидлар белән эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X