Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында сөт саву күрсәткечләре 43 процентка артты

Бер сыердан көненә уртача 20,7 литр сөт савып алына. 

Алабуга районы сөт җитештерү буенча республика сводкасында алтынчы урынны алып тора. Бүгенге көндә районда көн саен 52 тонна сөт савыла. Бу узган ел күрсәткечләреннән 15,8 тоннага артыграк, үсеш 43 процент тәшкил итә. Бер сыердан көненә уртача 20,7 литр сөт савып алына.

Узган елда Алабуга районында «Мир» ҖЧҖ сөт комплексы эшли башлады. Бүгенге көндә биредә 600 савым сыер бар, Даниядән голштин нәселле таналар кайтартылып тора. 2021 ел ахырына аларның баш саны 2250гә җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев