Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында тагын бер инвестор — «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ зур төзелеш башлады. 

Озакламый Бехтерево авыл җирлегендә әлеге җәмгыять башлангычы белән ашлык киптерү комплексы эшли башлаячак. 

Директор Александр Мананкин сөйләвенчә, хәзергә төзелеш башланган гына әле, биредә булачак корылмалар өчен металл кисү бара. Аннан соң инде нигез салыначак, металл конструкцияләр җыелачак, җиһазларны урнаштырып, эшне башлап-көйләп җибәрәчәкләр. 

− Ашлык киптерү комплексы немец җиһазы нигезендә эшләячәк. Аның җитештерүчәнлеге — сәгатенә 50 тонна. Гибрид киптергеч дизель ягулыгында да, табигый газда да эшләячәк. Киләчәктә ул орлык үрчетү һәм элеватор хуҗалыгы базасы булачак, − диде Александр Сергеевич.

Төзү эшләреннән тыш, бүген компаниянең төп игътибары чәчүне тәмамлауда. Яңгырлар еш явып үткәнгә, кайбер урыннар сазга әйләнгән, шуңа күрә анда кибә барган уңайга чәчкәннәр. Быел алар эшкәртә торган җирләр мәйданы 2200 гектар тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев