Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районында урак өсте

Августның икенче ункөнлеге башлануга районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 2846 гектарда суктырылган, бу барлык биләнгән мәйданның 15 процентын тәшкил итә.

— Нигездә хәзер уҗым бодае һәм арыш, тары һәм борчак уңышын җыялар, ә «Нократ таңнары» ҖЧҖ җирләрендә үсә торган тритикале суктырылган инде, — дип хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов. — Көн саен кырга 30 комбайн чыга, эш нәтиҗәләре 925 гектарга җитә, бу начар түгел. «Яшь көч» агрофирмасы хезмәтчәннәре планның өчтән берен үтәгән, «Якты үзән» җәмгыятендә бу күрсәткеч — 24 процент, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 23 процент. «Нократ таңнары» җәмгыятенең эш темплары да ярыйсы. Уңыш дәрәҗәсе турында әйтергә иртә әле, ник дигәндә, өметле кишәрлекләрдән икмәк әлегә суктырылмаган.

Терлек азыгы үскән кырларда
Күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабу бара, ярты эш артыгы белән беткән дияргә була. 
Бүгенгә барлыгы 9661 тонна печән әзерләнгән, бу пландагы күләмнән 1,5 тапкыр артык, 42780 тонна сенаж (81 процент) салынган. Шартлы рәвештә алынган бер баш малга бу 25,3 центнер терлек азыгы берәмлеге дигән сүз.
Терлек азыгы хәзерләүдә Әхмәтҗанов (Морт) крестьян-фермер хуҗалыгы алда бара, аларда әлеге күрсәткеч тиешледән артыграк: 33,1 центнерга тигез, «Яшь көч» агрофирмасында — 31,7 центнер, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында — 25,9 центнер терлек азыгы берәмлеге.

«Көч кергәндә арыш чәч...»
Элек Көч кергәндә (12 агуст) чәчелгән арыш уңа дип санаганнар. Бу арыш чәчүнең иң кулай вакыты булган. Алабуга игенчеләре дә шушы кагыйдәне тотарга тырыша. Алар август уртасына 6000 гектар чәчүлек җирләре хәзерләп куйган. Шуның 2600 гектарын арыш, 2900 гектарын — уҗым бодае, 300ен — тритикале алып торачак, 2200 гектарында «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ, 1400 гектарында — «Яңа Юраш» агрофирмасы чәчәргә җыена.

Җирле азыкларда
Алабуга терлекчеләре хәзер һәркөн, үткән елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 17,3 тоннага күбрәк сөт савып ала.
Бер сыердан уртача савылган сөт күләме 25,5 килограммга җитте (плюс 4,8).
«Мир» җәмгыятендә, бер сыерга исәпләгәндә, 34,4 килограмм сөт (плюс 11,5 килограмм) туры килә, тулаем сөтнең күләме 30,2 тонна тәшкил итә — узган елгы дәрәҗәдән 11,3 тоннага күп. «Яңа Юраш» агрофирмасында тәүлеклек күрсәткеч 26,4 килограммга тигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев