Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районыннан фермер Андрей Фалалеев грант акчасына сарык үрчетү фермасын төзегән

Сарыкчылыктан тыш, Фалалеев КФХ Лекарево авылында сөт һәм ит җитештерү өчен көтү җыя.

Бүген Алабуга районында 15 гаилә терлекчелек фермасы эшли. Нигездә алар сөт җитештерә, кошчылык һәм сарыкчылык белән шөгыльләнә.

2019 елда Ольга Фалалеева КФХ гаилә терлекчелек фермасын үстерү буенча сарык үрчетү комплексын төзүгә 19 миллион сум күләмендә грант отты. Бу эре, заманча югары технологияле комплекс, андыйлар Татарстанда әлегә юк.

— Безнең хуҗалык сарыкчылык белән 2008 елдан бирле шөгыльләнә. 2011 елда Тукай районыннан Алабугага күчеп килдек. 2019 елда терлекчелек фермасын үзгәртеп коруга һәм сарыклар сатып улуга грант оттык.

Хуҗалыкта хатыным белән икебез һәм тагын 15 хезмәткәр эшлибез. 1,5 мең баш сарыкка ферма төзедек. Быел көзен алар яңа торакта, тудыру бүлегендә, бәрәнләргә тиеш, — дип сөйли Андрей Фалалеев, КФХ башлыгы урынбасары.

Бүген фермер хуҗалыгында 1800 баш сарык исәпләнә. Иделбай токымлы сарыклар. Быел Корбан бәйрәменә дип 250 башын саттык.

— Безгә бөтен Россиядән киләләр. Фермер хуҗалыклары үрчемгә дип сарыклар һәм бәрәннәр алып китә. Корбан бәйрәменә сарык бәрәннәре 6-7 айлык булсын, авырлыклары 40-45әр килограммга җитсен дип тырышабыз. Яхшы тәкә 140 килограммга якын була. Бездә әлегә 120 килога гына җитәләр. Суярга дигән бәрәннәр бер яшькә кадәргеләре алына. Иң яхшысы — 4 айдан 1 яшькә кадәр, — ди фермер.

Көтүлекләрдәге түбәләр бары да яңадан корылган. Һәр эшнең үз кыенелыгы, ди фермер.

— Былтыр терлек азыгы белән авыр булды. Быел һава торышы безне куандыра — явымнар һәм кояш үзенекен эшли. Азыкны күп әзерлибез. Хезмәткәрләр белән кыенрак. Трактористлар җитешми. Безнең ферма тәҗрибәсен алсак, Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәменнән башка, кыен булыр иде. Хәзергә республикада нинди программалар һәм булышлык бар, барыннан файдаланабыз. Фермадагы барлык түбәләр диярлек министрлык бюджеты хисабына төзекләндерелде, — ди фермер.

Сарыкчылыктан тыш, Фалалеев КФХ Лекарево авылында сөт һәм ит җитештерү өчен көтү җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев