Алабуга районының 11 шәхси ярдәмче хуҗалыгы мини-фермалар төзү буенча республика программасында катнашты
Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-сату бүлеге башлыгы Александр Косов сөйләде.
Алабуга районының 11 шәхси ярдәмче хуҗалыгы үткән елда мини-фермалар төзү буенча республика программасында катнашты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-сату бүлеге башлыгы Александр Косов сөйләвенчә бездә моңа кадәр андый хәл булмаган.
− Программада Иске Юраштан Ришат Муллахмәтов, Фарсель Закиров, Мөхәмәтнур Хафизов, Фәрит Әхмәтов, Илмәттән Мәрзия Латыйпова, Малореченск поселогыннан Анатолий Бурдин, Иске Күклектән Радик Сәләхетдинов, Бехтереводан Наталья Шалаумова, Танайкадан Илдар Каюмов, Поспеловодан Гилия Тимергалиева үз хуҗалыкларында кечкенә фермалар төзеп, субсидия алу өчен кирәкле документлар җыйды, − диде ул.
Мини-фермалар төзү программасы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерларының баш санын арттыру һәм авыл кешеләренең шәхси хуҗалыкларын үстерү, үз гаиләләрен сөт, ит, йомырка белән тәэмин иттерү һәм артып калганын сату белән кызыксындыруга юнәлдерелгән.
Субсидия алу өчен шартлар:
— сыерларны тоту өчен төзелгәненә ике елдан артмаган яисә төзелә торган абзар булу, ләкин әзерлеге (фундамент, стеналар, идән) 50 проценттан ким булмаска тиеш;
— шушы елның 1 гыйнварына хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән ике яки өч сыер булуы;
— сыерларның баш санын 5 яисә 8гә кадәр арттыруга әзер булу.
− Субсидиянең чик күләме: сигез баштан да ким булмаган сыерлы мини-фермалар өчен — 600 мең сум, биш сыердан да ким булмаганнары өчен — 300 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, программада катнашучылар җирле бюджеттан 50шәр мең сум акча һәм савым аппараты алдылар, − ди Александр Косов.
Әхмәтовлар гаиләсе — әлеге программада катнашучылардан. Фәрит һәм Разиянең хуҗалыгы искитәрлек. Алар 12 сыер, 2 ат, 20 сарык, таналар, үгез бозаулар, тавыклар һәм күркәләр үрчетә. Өстәвенә, шулкадәр малны үзләре карап җитешә, мөмкинлекләре булганда, балаларын җәлеп итәләр.
− Безнең балалар җидәү, хәзер ике кечеләре генә безнең белән яши. Өлкәннәре безгә ярдәм кирәк булганда, печән чапканда, ашлык бушатканда, көтү көткәндә кайталар. Хәзер, әлбәттә, көтү кыен түгел инде, Юрашта электркөтүче бар, − дип сөйли Разия.
Барысы да 2009 елда башланган. Ветеринар булып эшләгән Фәрит Әхмәтовка, сәламәтлек торышы буенча, эшен калдырырга туры килгән. Гаилә зур, аны туендырырга кирәк, менә шул чакта үз хуҗалыгы һәм пай җирләренең кирәге чыга.
− Безнең бер сыерыбыз һәм алты сарыгыбыз бар иде. Тора-бара хуҗалыгыбыз зурайды, ветеринарлык белемебез дә ярап куйды, − ди Фәрит.
Күптән түгел генә көтүләрен яңартканнар, шуңа күрә савылган сөт күләме әлегә даими түгел. Иң азы 12 литр, иң күп дигәне — 32 литр тәшкил итә. Әхмәтовларның сөт продукциясе күптәннән үзен таныткан инде, алар аны Алабуга базарында сата. Иске Юраштан китерелгән сыр, каймак, сөт, эремчек, корт кебек ашамлыкларны күбесе яратып өлгергән, даими сатып алучылары да бар. Сыналган хуҗалардан мөселманнар Корбан бәйрәме алдыннан сарыклар алырга килә.
Елның нинди фасылы булуга карамастан, хуҗалыкта эш җитәрлек. Озакламый Әхмәтовларның мәшәкате тагын да артачак: кызу чор башлана — сыерлар бозаулаганда, үтә игътибарлылык кирәк.
− Хәзер без сәгать алтынчы яртыда торабыз, җәен — дүртенче яртыда. Февральдә сыерлар бозаулый башлый, бозауларны тикшереп торасы, төрле хәлнең килеп чыгуы бар. Һәрберебез будильнигын куя, чиратлап, сарайга чыгып йөрибез, − ди алар.
Фәрит һәм Разия әйтүенчә, билгеле, аларга кайчак бу зур хуҗалыкны алып бару җиңел түгел, арыта да, ләкин ташлыйбыз дигән уй аларның башына да килми, киресенчә — аны киңәйтергә ниятлиләр. Иң мөһиме — сәламәтлек булсын. Балалары, әти-әниләреннән үрнәк алып, аларга һәрчак булышып тора.
− Эш акчада гына да түгел. Безнең бу шөгылебез күңелгә яткан, − ди хуҗалык ияләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев