Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көн саен 50 тонна сөт савып алына

Бу үткән елның шул ук аралыгы белән чагыштырганда, 10 тоннага күбрәк.

Алабуга районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көн саен 50 тонна сөт савып алына — бу үткән елның шул ук аралыгы белән чагыштырганда, 10 тоннага күбрәк.

Бер сыерга исәпләгәндә уртача савым хәзер 18,3 килограмм тәшкил итә, 2020 ел дәрәҗәсеннән 0,6га артык. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 21,1 килограммга тигез (тулаем савым — тәүлегенә 15,5 тонна), «Яңа Юраш» агрофирмасында — 12,8 тонна. «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында сыерлардан тәүлеккә савып алынган сөт күләме 18,8 килограммга җитте, «Яңа Юраш»та — 18,3 килограмм.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов хәбәр итүенчә, 1 декабрьгә мөгезле эре терлекләр саны 7871 баш исәпләнә — узган елдагыдан 662 башка күбрәк. Сыерлар саны 2813кә җиткән (плюс 21 процент), сарыклар һәм кәҗәләр — 3917 баш (424кә арткан), атлар — 308 (плюс 20 баш). Мөгезле эре терлекләрнең баш саны «Мир» ҖЧҖтә сизелерлек арткан (плюс 769), анда хәзер 1169 баш исәпләнә. «Яңа Юраш» агрофирмасындагы терлекләр саны 2203 — былтыргыдан 76 башка арткан.

Быел 11 ай эчендә 18668 тонна сөт савып алынган — 6594 тонна арткан. «Мир» җәмгыятендә ул 6098 тоннага тигез, «Яңа Юраш» та бу күрсәткеч 14 процентка, «Яшь көч» агрофирмасында — 3 процентка үскән.

Бер сыердан исәпләгәндә, ел башыннан җитештерелгән сөт күләме 6756 килограмм тәшкил итә, бу 2020 елның шул ук вакыт аралыгындагы күләмнән 794 килограммга күп. «Мир» ҖЧҖ алда бара (7971 килограмм), икенче урында — «Яшь көч» агрофирмасы (7666 килограмм — плюс 218), өченчедә — «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы (7647 килограмм). Терлекләрне яхшы тукландырганга, «Яңа Юраш» агрофирмасында ел башыннан бер сыердан уртача 6390 килограмм сөт савылган — бу исә үткән ел күрсәткеченнән югары (796 килограммга арткан).

Районда җитештерелгән ит күләме 1 декабрьгә 1942 тонна тәшкил итә — узган елдагы дәрәҗәдән 107 процентка күбрәк, "Башак«та — 115 процентка арткан. Мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек артымы — 718 грамм (плюс 13 грамм).

Александр Косов сүзләренә караганда, быел терлекләрне кышлату уңышлы үтә, терлек азыгы белән тәэмин ителеш — 105 процент.

Техникага ял итәргә вакыт
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында күптән түгел генә үткән махсус комиссиянең игътибар үзәгендә авыл хуҗалыгы техникасын кышка сакларга кую, аны төзекләндерүне оештыру булды. Районда барлык техника түбә астында.

Тикшерү нәтиҗәсендә беренче урын «Яңа Юраш» агрофирмасына бирелде, алар мөмкин булган 70 баллдан 68не җыйганнар. «Яшь көч» агрофирмасы — 2 урында (67,3 балл), 3 урынны "Башак"лылар яулаган (66 балл).
Александр Косов әйтүенчә, барлык хуҗалыкларда да техниканы төзекләндерү өчен тиешле шартлар булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев