Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районының Дөм-Дөм авылында “түгәрәк өстәл” үтте

1 февральдә Алабуга районы Дөм-Дөм авылы китапханәсендә авылдашларның язучы Фирдәвес Хуҗин белән очрашуы булды.

Китапханәче Венера Ибнеева “түгәрәк өстәл”не бертуган сеңелләре Сөмбел һәм Әнисә ханымнар белән бергәләп, кызыклы итеп әзерләгән иде. Аның темасы да кызыклы – авыл тарихына багышланган. Авыл тарихы дип әйткәнбез икән, аның чынбарлыкта булган вакыйгаларын вакыт агышы бездән һаман саен ерагайтканы аңлашыла булыр. Тарихны ачыклау өчен архивларда сакланучы материалларга (документларга) мөрәҗәгать итәргә һәм авылның өлкәннәреннән сораштырырга туры килә. Әнә шуларны күздә тотып, Венера Зиннур кызы сеңелләре белән күмәкләшеп әзерләгән дә инде әлеге очрашуны.

Авыл имамы Илшат хәзрәт Галиевта Дөм-Дөм тарихына кагылышлы төрле архивлардан алынган мәгълүмат байтак, ул очрашуга әтисе Фоат хәзрәт һәм хатыны Ләлә ханым белән килгән. “Түгәрәк өстәл”гә авыл тарихы белән якыннан кызыксынган һәм аңа кагылышлы мәгълүматлар җыючы Гөлүсә Хафизова Алабугадан кайтып җиткән һәм гомере буе Дөм-Дөмдә яшәүче әтисе Әнәс ага Әгъләметдинов белән чара башланганчы ук китапханә залына кереп утырган. Шулай ук Алабугадан очрашуга махсус кайткан, үзе исән чагында ук авылның “аяклы энциклопедиясе” дип йөртелгән Ибраһим бабай Юнысовның кызы Рәсимә ханым Сибагатуллина да алдан ук килгән дә, “түгәрәк өстәл”нең башлануын түземсезлек белән көтә. Чөнки аның сөйләр сүзләре күп, аннан битәр 1910 елда туган әтисе Ибраһим агайның күп еллар дәвамында Дөм-Дөм авылы тарихына мөнәсәбәтле вакыйгаларны теркәп барган калын дәфтәре бар кулында (ничек инде аны сер итеп калдырасың). Ул арада 91нче яшен ваклап килүче Гөлбану әби Низамова да кызы Фәнүзә белән (Фәнүзә ханым Түбән Камадан кайткан) килеп керделәр. Һәм “түгәрәк өстәл” үзенең эшен башлап җибәрде.

Фоат ага Галиев өлкән яшьтә булса да, авылларының тарихы белән нык кызыксына булып чыкты, улы һәм килене әйтүенчә, буш вакыты булды исә тарихи мәгълүматлар тупланган флешканы компьютерга куя да үзе өчен кызыклы тоелган сөземтәләрне дәфтәренә теркәп бара икән – аларны миңа да бирде. Дөм-Дөмнең тарихы ерак 1634 елларга ук барып тоташа икән, Илшат хәзрәт Галиев авылны морзалар нәселеннән чыккан Таңгатар атлы кешенең нигезләвен бәян итте. Моны раслаучы архив материаллары аңарда бар, аларны байтак вакытлар сирәк кулъязмалар сакланучы Мәскәү Питер архивларында казынып, чыгышы белән Мамадыш районыннан булган һәм нәселенең бер очы Дөм-Дөм авылына килеп тоташкан, хәзерге вакытта Уфада яшәүче Рөстәм атлы ир заты тапкан һәм Илшат Галиевка биргән.

Рәсимә ханым әтисе Ибраһим аганың авылга кагылышлы тарихи мәгълүматларга бай дәфтәреннән кайбер кызыклы хәбәрләрне залдагыларга укып ирештерде (кайбер хатын-кызлар эшне озакка сузмыйча дәфтәр битләренә теркәлгәннәрне ксерокстан чыгарып, бу юллар авторының кулына тоттырдылар, рәхмәт аларга).

 

Гражданнар сугышы елларында күпмедер вакыт Дөм-Дөмдә аклар хакимлек иткән, аларның хәтта авыл тирәли казылган окоп урыннары да саклана икән. Ә менә кызылларның турыдан-туры басып керүләре булмаган диләр. Әнәс абый бу турыда сүз чыккач кызыл партизан Санька Ачинцевка кагылышлы риваятькә тиң булган хәл турында сөйләп китте. Аның бәяне буенча, берсендә шулай чыгышы белән Февраль авылыннан булган Санька (халык аны шулай гади генә итеп “Санька” дип йөрткән) йомышы төшеп авылга килә. Аны байлардан берәү танып ала һәм “әйдәгез, тотып бирик үзен!” дип сөрән сала. Санька наганыннан ата-ата көч-хәл белән качып котыла. Соңыннан ул, аклар киткәч, авылга килеп, үзен куып барган кешеләрне бер төркемгә тезеп бастырган һәм наганын чыгарып, тегеләрне атып үтерергә теләгән, тик кемдер үгетләгәч кенә бу ниятеннән кайткан, имеш. Сөйләүләренчә, Санька Ачинцев узган гасырның алтмышынчы елларында да Февраль авылында яшәгән ди әле.

Гөлбану апа Низамованың сөйләгәннәре дә гыйбрәтле, бу турыда үзе бер роман язарлык. Аның күргән-кичергәннәре һәркемне тетрәндерерлек. Әниләре Җәмилә абыйсы белән икәүләп бик яшьли ятим калалар, Баһави бабалары аларны үз тәрбиясенә ала. Уналты яшькә җиткәч Җәмилә апа Донбасс якларына шахтага эшкә китә. Ворошиловград каласына килеп урнаша. Зиннәт Рәхмәтуллин атлы кешегә тормышка чыга. 1925 елда беренче уллары – Салаватулла, янә бер елдан Нургали туа, 1929 елда кызлары Гөлбану дөньяга килә. Зиннәт аганың гына гомере кыска булып чыга, ул сугыш чыкканчы ук бакыйлыкка күчә. Сугыш башланып, немецлар оккупациясендә калгач, алар өчен чын мәгънәсендә кара көннәр килә (бу турыда бераз соңрак тәфсилләп язылыр әле, хәзергә барысы турында шәрехләп тормыйбыз). Озын сүзнең кыскасы, 1946 елда Җәмилә апа балаларын ияртеп туган Дөм-Дөменә әйләнеп кайта, алар янә Баһави бабалары йортында яши башлыйлар. Гөлбану апа авыр колхоз эшенә җигелә, 1957 елда Сәлахетдин атлы авыл егетенә тормышка чыга, 6 кызлары туа. Кызларның икесе – Дөм-Дөмдә, икесе – Түбән Камада, берсе – Мортта, берсе Алабугада яши. Кызлар һәрвакыт килеп, әниләренең хәлен белешеп торалар, еш кына әниләре һәр кызында кунак булып яшәп кайта.

Авылдагы бик булдыклы Җиһанша абый Әхмәтшин турында белгәннәрен берсен-берсе уздырып сөйләделәр дөм-дөмлеләр. Ул кыска буйлы булса да, атны оста иярләгән һәм җиккән, печән чабуда аңа тиңнәр булмаган, иң оста бау ишүчеләрнең берсе саналган. Кечерәк яшьтәге балалар аннан бераз шүрләгәннәр дә. Җиһанша абый өйләнмәгән, әнисе белән бер йортта озак еллар гомер кичергән.

Ике сәгатьтән артыкка сузылган очрашу бер мизгел кебек үтеп китте. “Түгәрәк өстәл”гә җыелучыларны соңыннан Венера ханым Ибнеева һәм аның сеңелләре кайнар коймаклары, хуш исле бәлешләре һәм төрле тәм-томнары белән чәй өстәле артында сыйлап хушландырды.

Очрашуга кунак итеп чакырган Фирдәвес Хуҗин кешеләр сөйләгән мәгълүматларны һәм архив материалларын алып, киләчәктә авылдашларга Дөм-Дөм тарихын язып чыгасына вәгъдә биреп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев