Алабуга районының Танайка авылында гомер итүче Владимир Виноградов 20 ел виноград үстерү белән шөгыльләнә
Хәзер аның хуҗалыгында 46 төп виноград бар.
Алабуга районының Танайка авылында гомер итүче Владимир Виноградов менә инде 20 елга якын үз бакчасында виноград үстерә. Күпләр, мөгаен, безнең як климаты көньяк җиләк-җимешләре үстерүгә туры килми, дип саныйдыр. Әмма климат кына моңа киртә була алмый икән. Без моны үз күзләребез белән күреп кайттык.
Владимир Виноградовның хуҗалыгына карап, әлеге көньяк культурасының безнең якта да менә дигән итеп үсә алуын аңлыйсың. Капкадан керүгә үк, берсеннән берсе матур, зур виноград тәлгәшләре күзләрне кызыктыра, күңелләрне соклану хисе биләп ала.
Шунысы кызыклы, Владимир Василий улының хәтта фамилиясе дә мавыккан эшенә аваздаш. 20 ел элек виноград үстерү остасы төньякта яшәгән һәм анда да татлы җимешне үстереп караган, әмма уңыш алуга ирешмәгән. 2000нче елда исә ул Танайкага күченеп кайта һәм инде шул вакыттан бирле виноград үстерә. Хәзер аның хуҗалыгында 46 төп виноград бар. Араларында нинди генә сортлар юк — «Изумруд», «Кардинал» һәм башкалар. Булганын үстереп кенә калмыйча, параллель рәвештә яңа куаклар да утырта Владимир Виноградов. Бакча участогында әлеге җимеш ачык грунтта, җиләс һавада кояш нурлары белән җылынып үсә, шуңа күрә дә яхшы уңыш бирәдер, мөгаен.
— Бер төптән якынча 50-60 килограмм виноград җыярга була. Кызганыч, быел уңышның 30 проценты боз явудан һәлак булды, — ди виноград үстерү остасы.
Соңгы елларда күпләр әлеге культураны яратып үстерә башлады. Шуңа күрә Владимир Виноградов янына да киңәш сорарга, тәҗрибә уртаклашырга килүчеләр шактый.
− Мин бер зур куакка якынча 40-45ләп бөре калдырам. Бөреләр азрак булган саен, җимешләр күбрәк үсә. Ә менә бу бөредән чыккан үрентене калдырам, әмма анда җимеш үстермим. Ни өченме? Уңышны җыеп алуга, искерәк чыбыкны өзеп алам, ә менә бу — җимеш үсмәгәне аның урынын алачак һәм киләсе елда мул уңыш бирәчәк. Виноград утыртучыларның күбесе беренче елдан ук уңыш алырга тели. Нәтиҗәдә, виноград тәлгәше авырый башлый. Виноград, башка җиләк-җимешләр кебек үк, тукландыру да таләп итә. Миндә барысы да табигый, кирәкле минераллар һәм азот булган гадәти көл һәм тирес кулланам. Бу культура үзенә зур игътибар таләп итә, аны тиешенчә карап тоткан очракта гына ул уңыш белән куандырачак, — дип эш серләре белән уртаклашты Владимир Василий улы.
Виноград үстерү остасы туганнарын һәм танышларын яңа өлгергән җимеш белән генә түгел, ә сок, йөзем, шәраб белән дә рәхәтләнеп сыйлый. Кемнәрдер кояш нурында җем-җем килеп торган виноград тәлгәшләрен күреп, җаннарына рәхәтлек ала, башка берәүләр хуш исле тәмле җимешләрдән авыз итмичә китә алмый.
Владимир Василий улы бакчасында ниләр генә үстерми. Биредә виноградтан кала да җиләк-җимеш агачларын санап бетерерлек түгел. Кайчандыр хәтта персик белән хөрмә дә утыртып караган булган ул. Гомумән, бакчаның бөтен җирендә тәртип. Әңгәмә ахырында әле аның кәрзиннәр үрергә, гитарада уйнап, җырлар җырларга да яратуын белеп алдык.
Владимир Виноградов киләчәккә зур өметләр баглый. Җимеш агачларының мул уңыш китерәчәгенә ышанып, җиң сызганып эшли ул. Бу сезонда уңыш җыя башлауга да якынча ике атна вакыт калып бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачакӨмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.5300
-
21 апрель 2021 - 17:15Татарстан Республикасының иң матур сыерын сайлаячаклар Нәселле терлек конкурсы Казанда 1-3 июльдә үтәчәк АГРОВОЛГА агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында оештырыла.7900
-
20 апрель 2021 - 10:16Алабугалылар «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашу өчен гариза бирә ала Быел технологик якын килү үзгәрде.7800
-
20 апрель 2021 - 09:26Алабуганың Sollers заводы май аенда Аurus серияле производство эшләтеп җибәрәчәк Беренче автомобильләр май аенда сатып алучыларга тапшырылачак.7600
-
20 апрель 2021 - 11:52Алабуга полициясендә атна эчендә төрле дәрәҗәдәге җинаятьләр турында 272 хәбәр кабул ителгән Әлеге мәгълүмат белән полициянең җирле бүлекчәсендә уртаклаштылар.7400
-
20 апрель 2021 - 13:13Татарстанда 30 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.7400
-
20 апрель 2021 - 15:54Enaecash «Туган тел» җырын хип-хоп стилендә башкарды Шулай ук Enaecash тагын ике татар җырын яздырырга планлаштыра.6700
-
21 апрель 2021 - 16:45Алабугада шәһәр төзелеше советы утырышында 16 гаризаның 6сы хупланды Утырыш район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды.6500
-
20 апрель 2021 - 11:09Алабуганың беренче газеталарына язылу дәвам итә 1 апрельдән «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу башланды.6300
-
21 апрель 2021 - 11:34Татарстанда бүген көчле җил һәм урыны белән яңгыр көтелә Җилнең тизлеге секундына 9-14 метр, урыны белән ул 15-20 метрга җитәргә мөмкин.6100
-
21 апрель 2021 - 16:00Леонид Якубович «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган Данлыклы алып баручы «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды.5900
-
21 апрель 2021 - 07:30ТР бизнес-омбудсмены онлайн-сәүдә үсеше һәм Татарстан товарларын алга этәрү турында сөйләячәк Турыдан-туры эфир 21 апрельдә 13.30 сәгатьтә була.5800
-
21 апрель 2021 - 13:45Йөкле хатын-кызлар 6 мең 350 сум күләмендә айлык түләүләр алачак Авыр матди хәлдә һәм йөклелекнең иртә срокларында булган хатын-кызларга ай саен акчалата ярдәм биреләчәк.5800
-
22 апрель 2021 - 17:12Чаллыда милли матбугат үзәге оештырыла «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан» кебек татар матбугат чараларын заманча эшләргә өйрәтәчәкләр.5800
-
20 апрель 2021 - 17:30Татарстанда яңгыр һәм 16 градус җылы көтелә Җил көньяк-көнчыгыш юнәлештә исә һәм урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.5700
-
20 апрель 2021 - 15:40Татарстанда кара еланнар уянган Кара еланга тап булган кешеләр моны фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра башлаганнар инде.5500
-
21 апрель 2021 - 11:02Алабугада «Осталар ярминкәсе» үткәрү вакыты үзгәрде Хәзер ул ял көннәрендә сәгать 10.00дән 18.00гә кадәр үтәчәк, ә 1 майдан ярминкә көн саен эшли башлый.5500
-
22 апрель 2021 - 08:10Алабугада елга трамвае 30 апрельдән йөри башлый Кама буенча беренче рейска М-8 пассажир теплоходы 30 апрельдә кузгалачак.5500
-
20 апрель 2021 - 09:03Рөстәм Нуриев киңәшмәдә алабугалыларга бүләкләр тапшырды Бүләкләү тантанасы «эшлекле дүшәмбе»дә узды.5400
-
21 апрель 2021 - 08:19Татарстанда кичә коронавирустан өч кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 20 апрельгә COVID-19дан үлүчеләр саны 449 кешегә җиткән.5400
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачак Өмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.5300
-
22 апрель 2021 - 15:58Алабугада пирамидаль тирәкләр утырталар Бүген эшләр Яр Чаллы шоссесында бара.5100
-
21 апрель 2021 - 13:05Татарстанда тагын 35 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.5000
-
21 апрель 2021 - 08:05Татарстанда 2021 ел урман культуралары сезоны ачылды Урман культуралары сезоны Татарстанда 19 апрельдә башланды.4700
-
20 апрель 2021 - 16:42Алабугада үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагын үстерү турында килешү имзаланды Исегезгә төшерәбез, узган ел районга удмурт инвесторлары килде, алар фермер хуҗалыгын актив үстерә башладылар.4400
-
21 апрель 2021 - 15:30Татарстанлыларны май аенда берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала.4400
-
20 апрель 2021 - 14:44Алабуга суды үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карады Фаҗига 2020 елның сентябрендә булган иде.4300
-
21 апрель 2021 - 10:23Алабуга районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды Морт авылында үткән киңәшмәгә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар чакырылган иде.4000
-
21 апрель 2021 - 13:23Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сум түләнәчәк Түләүне август урталарында бирә башларга мөмкин.4000
-
21 апрель 2021 - 15:02Алабугалыларга яңартылган территория проектын тәкъдим иттеләр Алабугада 4 микрорайондагы Георгий паркының икенче чиратын төзекләндерү турында фикер алыштылар.3700
-
22 апрель 2021 - 13:30Алабугада «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының муниципаль этабы узды Конкурста шәһәр һәм районның 18 гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.3100
-
22 апрель 2021 - 14:30Район газетасына язылучылар арасында ювелир эшләнмәләр кибетенә сертификат уйнатыла «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.2800
-
22 апрель 2021 - 12:23Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика