Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районының Яковлево игенчеләре бөртекле культураларның төп өлешен чәчүне тәмамлады

Чиратта — чәчелгән урыннарны гербицид белән эшкәртү.

Икмәкне 15 майда чәчәләр дип, борынгылар әйтә торган булган. Нәкъ менә шул көнгә Яковлево игенчеләре бөртекле культураларның төп өлешен чәчүне тәмамлады.

— Бүген бодай чәчәләр, ул 450 гектар алып торачак. Аның орлыкларын бертуган Тулкын һәм Рәхмәт Муллаевлар томалый, әле һәркайсы бу эшне көненә 60-70 гектарда үти, —дип аныклады «Якты үзән» ҖЧҖ җитәкчесе Фиргат Сәлахов. — Моннан тыш, кукуруз чәчәбез, аның мәйданы быел 220 гектарга кадәр арттырылды. Бу эшне Виктор Щербенев көненә 25-30 гектарда башкара. Механизаторлар көне буе эшли, аларны ике мәртәбә бушлай ашаталар. Чиратта — чәчелгән урыннарны гербицид белән эшкәртү, бу көннәрдә анда гектарына 100 килограмм исәбеннән аммиак селитрасын чыгаралар. 

— Фиргат Исхакович, 400 гектар берьеллык һәм 220 гектар күпьеллык үләннәр дә чәчелгәнен санасак, азык базасын ныгытуга күп көч куелган. Димәк, терлекләрнең баш санын арттырырга җыенасыз?

— Әйе, шуңа омтылабыз. Мөгезле эре терлекләр 1 мең 300гә җитте, атлар — 150, былтыргыга караганда 40ка артык. Бездә ел әйләнәсендә бер төрле тукландыру, кышкы рационнар буенча, шуңа күрә ныклы запас булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев