Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга районының "Яшь көч" агрофирмасы финиш сызыгында

“Яшь көч” агрофирмасында язгы бөртекле культуралар чәчүне төгәлләгәннән соң кукуруз кырында эшләүгә керештеләр.

Без килгән көнне биредә берничә агрегат эшли иде: Алмаз Закиров туфракны культивацияли, Виталий Захаров “южанка” орлыгын чәчә, әлеге сортка быел 200 гектар бүлеп бирелгән (үткән елгыга караганда ике тапкырга күбрәк). Бер көн эчендә артым ярты йөз гектарга җитә, бу җирләрнең барысыннан да Фәнис Дәминовның туфракны тигезләп эшкәртү агрегаты уза.

Эшнең сыйфатын, бөртеклеләрне чәчүдәге кебек үк, хуҗалыкның баш һәм бердәнбер агрономы Рафат Нотфуллин күзәтә, аның Дөм-Дөмдә стажы өч ел. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң белгечлеге буенча үзенең туган районында – Аксубайда ул шулай ук 3 ел эшләгән.

– Берничә көннән кукуруз чәчүне төгәлләячәкбез, – дип аңлатты ул. – Бу культураны чәчүгә мәйданнарның артуы безнең агрофирмада терлекчелекне үстерүгә юнәлеш алынуы белән аңлатыла, терлекләр сыйфатлы азык белән тәэмин ителергә тиеш, ә кукуруз бу очракта аерым урын алып тора. Фураж белән кыенлыклар булмас дип өметләнәбез, чөнки 955 гектарда берьеллык үләннәр, 675 гектар мәйданда люцерна чәчтек. Чәчүлек үләннәр вакытында минераль ашламалар белән тукландырылды, тырмалау эшләре башкарылды.

Уҗым культураларына килгәндә, алар бу хуҗалыкта көнләшерлек булган һәм терлекләр рационын тулыландыруга хезмәт итә, чөнки көз көне 400 гектарның 100ен сыерларны тукландыру өчен махсус чәчкәннәр.

Сабан бодае (“йолдыз” һәм башка перспективалы сортлар), “камашевский”, “раушан” арпасы быел 300 гектарда чәчелгән. Солы һәм борчак 100 һәм 50 гектар мәйданны били, борчакның “ватан” перспективалы сорты үрчетү өчен алынган.

2020 елгы чәчү эшләрен тәмамлау өчен “Яшь көч” механизаторларына нибары ун көн кирәк булды. Техниканың да сынатмавы (әзер торган эретеп ябыштыру агрегаты кырга бер тапкыр да чакырылмаган) һәм, әлбәттә, эш көннәрен иртә таңнан башлап, кичке тугызда гына төгәлләгән механизаторларның армый-талмый эшләве нәтиҗәсе бу. Төшке һәм кичке ашларга да санаулы минутлар гына сарыф ителгән, алар белән эшчеләрне пешекче Гөлфирә Нәбиуллина тәэмин иткән. Әйтергә кирәк, быел туклану гомумән бушлай булган, алдагы елларда да кыр эшләрендә катнашучылар аның өчен күп түләмәгән.

Матди кызыксыну да зур роль уйный, чөнки нормадан тыш башкарылган эш өчен гадәттәгедән бер ярым тапкырга артыграк түләү каралган.

Алмаз Закиров, Виталий Захаров, Вениамин Филиппов (алар тырмалау, минераль ашламалар кертү һәм чәчү эшләрендә үзләрен яхшы күрсәткән) һәм башка механизаторлар көн саен икешәр, кайчагында хәтта аннан да күбрәк норма үтәгән.

– Александр Каишев КамАЗ автомашинасында агрегатларга орлык, Альберт Әхмәтшин үз тракторында ашлама ташыды, бөртеклеләрнең һәр гектарына, тамырдан тукландыруны да кертеп (без аны да төгәлләдек инде), физик авырлыкта уртача 100-150 килограмм ашлама кертелде, – дип билгеләп үтте Рафат Нотфуллин. – Чәчүчеләр Марс Садыйков, Фәнис Ирмашев, Зөлфәт Шәкүров һәм Константин Козырев та алны-ялны белми эшләделәр. Ындыр табагында эшләүчеләр турында да шуны ук әйтергә була, анда инде күп еллар Фагыйлия Гыйззәтуллина  җитәкчелек итә, тормыш иптәше – тракторчы Рәфкать белән иңгә-иң куеп эшли алар. Орлыкларны инкрустацияләү белән Александр Браер шөгыльләнде.

***

Азык ишегалдында сенаж кабул итү өчен дүрт чокыр әзерләнгән. Сүз уңаеннан, бер траншея, кагыйдә буларак, киләсе елга кала, бу үзенә күрә иминият фонды. Быел “Яшь көч”леләр 5100 тонна сенаж, 3000 тонна силос, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән 1000 тонна печән, 2000 тонна салам запасы әзерләргә планлаштыра. Терлекчелек комплексында эшләр торышы турында 30 еллык стажы булган ферма мөдире Илдар Нәбиулла улы Хәбибуллин сөйли. Үз вакытында аның әтисе дә бригадир, аннары ферма мөдире булып эшләгән. Илдар Нәбиулла улы ветеринария институтын тәмамлап, туган авылына дипломлы белгеч булып кайткан.

– Ул вакытта савым көтүе бераз азрак иде, хәзер ул 230 башка якын, – ди ул. – Быел Вологдада 80 югары продуктлы башмак тана сатып алдык, аларның һәркайсы көнгә 25-30 килограмм сөт бирә, ә кайбләре хәтта күбрәк тә. Бүген, әйтик, Алабуга эшкәртү предприятиесенә 6 тонна сөт җибәрелде – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тоннага күбрәк. Бер сыерга исәпләгәндә хәзер көн саен 27 килограмм сөт савабыз, бу узган елның шушы чорына карата плюс 9,3 килограмм. Сыерларның мондый югары продуктлылыгы ни белән аңлатыла? Яхшы ашатырга кирәк, “сыерның сөте телендә” дип юкка гына әйтмиләр бит.

Чыннан да, “Яшь көч”тә терлек азыгы зоотехник фәннең барлык таләпләренә туры китереп балансланган. Соңгы вакытта хуҗалыкка катнаш азык кайтарыла, аның составында көнбагыш, кукуруз, пальма мае, кирәкле барлык минераль өстәмәләр бар. Аларны бер сыерга уртача 6 килограмм исәбеннән бирәләр. Моннан тыш, сыерлар миксер аша чыгарылган сенаж, яшеллек һәм печән ала.

Белгечләр арасында баш ветеринар табибы Федор Бохаровның эш стажы зур. Аның яшь ярдәмчесе Илнур Абдуллов дипломны күптән түгел генә алган, әмма тырышлыгына күпләр көнләшерлек. Шуңа күрә терлекләрнең үлүе дә сирәк күренеш. Терлек үрчетү буенча технолог Ринат Галиевның да күрсәткечләре яхшы (йөз баш сыерга 95 баш бозау туры килә). Хисапчы-лаборант Әлфия Сөнгатуллинаның эш сыйфатына карата шулай ук бер генә шелтә дә юк.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренең сыер савучыларга карата мөнәсәбәте аеруча җылы, чөнки нәкъ менә аларның оста куллары аша көненә берничәшәр тонна сөт уза. Әйтик, Резедә Бохарова һәм Гөлнур Сибагатуллина инде шактый озак вакыт дәвамына беренчелекне саклыйлар. Тракторчылар Фәнүс Сибагатуллин, Дамир Фәләхетдинов һәм Фәнис Дәминовлар да аларның һәм башка терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтергә тырыша. Ә хезмәт, чыннан да, җиңелләрдән түгел. Яшь терлекне караучы терлекчеләрне генә алыйк. Наталья һәм Василий Токранов тәрбиясендә ярты яшькә кадәрге 200әр баш бозау була, бу төркемдә һәркайсының авырлыгы көн саен 600-700 граммга арта.

– Җитәкчебез Рузилә Һадиуллинаның (сүз уңаеннан, ул “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә ия), идарәче Азат Хуҗинның һәм башка җитәкчеләрнең планнары барыннан да элек савым сыерларын арттыруга юнәлдерелгән, – дип сөйли Илдар Хәбибуллин. – Тагын 100 баш башмак тана сатып алсак яхшы булыр иде. Дөрес, бу шактый кыйммәткә төшәчәк, чөнки хәзер аларның һәркайсының бәясе – якынча 200 мең сум, әмма бу үзен аклый.

Коллективның нәтиҗәле эшләве өчен шартлар тудыруга килгәндә, биредәге фермаларда алар бик тә яхшы. Аерым алганда, терлекчеләр терлекләрне кышлату чорында гына түгел, башка вакытта да бушлай иртәнге аш белән тәэмин ителә, хезмәт хакы (кайбер сыер савучылар аена 30 мең сумнан артык ала) даими рәвештә түләнә. Моннан тыш, премия рәвешендә бозаулар бирү каралган.

Эшчеләрнең туган көннәре дә, бигрәк тә юбилейлары җитәкчеләр игътибарыннан читтә калмый. Шулай итеп, бу айда Рузилә Һадиуллина Дамир Фәләхетдиновны истәлекле дата белән котлады, бүләк итеп аңа менә дигән сервиз тапшырды. Ә инде Сабантуй вакыты җиткәч, механизаторлар гына түгел, ферма хезмәткәрләре дә бәйрәмнең төп геройлары булачак, барысына да сыйлар һәм бүләкләр биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев