Алабуга районының «Яшь көч», «Башак», «Якты үзән» хуҗалыкларында бер баш малга 10 центнердан артык азык берәмлеге хәстәрләнгән
ТР гидрометеорология идарәсе мәгълүматы буенча, Алабуга районы,май-июнь айларында явым-төшем начар булган урыннар исемлегенә кермәсә дә, ахырда, гадәттән тыш эсселек үсемлекчелеккә нык зыян салды.
Терлек азыгына килгәндә, өлешчә, күпьеллык үләннәрне беренче чабып алу начар булмаса да, аларның уңышын тартып-сузып та югары дип әйтеп булмый. Шуңа да карамастан, районда июнь азагына сакланырга куеласы печәннең якынча ярты күләмен, сенажның 40 процентын салуга ирештеләр. Аерым хуҗалыкларда («Яшь көч», «Башак», «Якты үзән») шартлы рәвештә алынган бер баш малга исәпләгәндә, 10 центнердан артык азык берәмлеге хәстәрләнгән, бу райондагы уртача күрсәткечтән артып китә.
Берьеллык үләннәрне җыяр вакыт җитте, аларның уңышы да мактанырлык түгел.
— Һава кызу, 36 градуска кадәр күтәрелеп торганга, бөртекле һәм бөртекле-борчаклы культураларның хәле тагын да мөшкелләнә, күптән көтелгән яңгырлар да коткармастыр, — дип борчылуын белдерде әңгәмә вакытында «Башак» җитештерү-авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Павел Талапин. — Әле генә борчак басуыннан кайттым, чәчү барышында да, аннан соң да, тукландыру һәм чәчүлекләрне тиешле карауны да кертеп, бөтен агротехника чаралары үтәлде. Шулай да бар тырышлыгыбыз юкка чыкты димәсәк тә, ярымбушка китте. Шунысын әйтү дә җитә, һәр үсентедә ике-өч кенә кузак, һава яхшы чакта алар өч-дүрт мәртәбә артык була. Бөртеклеләр чәчүлеге дә күзне куандырмый, ә бит җыеп алуга да күп калмый, арышны, мәсәлән, 21 июльгә гадәттә ура идек.
Гадәти җәйдә бу вакытка бездә терлек азыгы 100 процент әзер була иде, быел исә яртылаш, бер траншея гына салынган. Әлбәттә, былтыргы запаслар да бар, ләкин рационны барыбер киметергә туры киләчәк. Яшел азыкны бүген көч-хәл белән җыябыз.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Алабуга бүлеге җитәкчесе Люция Габдуллина хәлне болай аңлата:
— Бәхеткә, кышкы уҗым азрак зыян күрде, алардан бөтен 4 мең 600 гектар мәйданнан уңыш көтәргә була. Биредә уңыш формалашкан инде, 5-6 июльдә без тамырларның дымлылыгын тикшердек. Нәтиҗә шундый: авыл хуҗалыклары җитәкчеләре августка көзге культураларның чәчү мәйданын арттыруны планлаштырырга тиеш, алар корылыкка чыдамрак булып чыкты. Язгы сабан культураларының иртәрәк чәчкәннәре күбрәк зыян күргән, башаклары вак, сабан бодае арпага караганда яхшырак күренә.
Тагын бер нәрсә. Яфраклары микроэлементлар белән тукландырылган урыннар гадәттәге ысул файдаланганыннан нык аерыла.
Су сибелеп торган җирләрдә үскән яшелчә уңышына өмет бар, билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев