Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуга Сабан туенда авыл хуҗалыгы алдынгыларын данлаячаклар

Басуда эшләүчеләргә генә түгел, терлекче, белгеч, район агропредприятиеләре җитәкчеләренә дә зур хөрмәт булачак.

Алар арасында «Яңа Юраш» агрофирмасы механизаторы Илсур Шәйдуллин да бар. Ул — 2022 елгы чәчү батыры.

Икенче урын «Мир» җәмгыятеннән Константин Леонтьевка бирелде: аның эш нәтиҗәсе — 1490 эталон гектар.

Әхмәтҗановның (Морт) крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче механизатор Владимир Баев исәбендә — 1452 эталон гектар.

«Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖе хезмәтчәне Денис Никифоровның эш нәтиҗәсе 1408 эталон гектар тәшкил итте.
***
Үсемлекчелек буенча беренче урын «Яңа Юраш» агрофирмасына бирелде (җитәкчесе Хәлил Сабирҗанов).

Терлекчелек буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиесе дип «Мир» ҖЧҖ танылды (Елена Собина).

Инвестор хуҗалыклар җитәкчеләре арасында беренчелекне Александр Мананкин («Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖ) яулады.
***
Узган ел «Яңа Юраш» агрофирмасында бер сыердан 8940 килограмм сөт алган Гөлнур Сибагатуллина районның алдынгы сыер савучысы булды.
Сыер саву осталарының хезмәт ярышында икенче урын алган Зәнфирә Грахова «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативында бер сыердан 8760 килограмм сөт алуга ирешкән. 

Өченче урында — «Яңа Юраш» агрофирмасыннан Рәмзия Сафина (8110 килограмм).

Мөгезле эре терлек симертү буенча алдынгылар арасында Әхмәтҗановның крестьян-фермер хуҗалыгыннан Азат Хуҗин да бар: аның төркемендә һәр терлек көн саен 924 граммга арта.

«Колос» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Александр Холуев терлекләре тәүлегенә уртача 920 граммга арта.

«Светлая долина» ҖЧҖеннән Маргарита Гудошникова төркемендә тәүлеклек артым 890 грамм тәшкил иткән. Ул районда иң яхшы бозау караучысы дип танылды.
***
Белгечләр арасында «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативының баш агрономы Наталья Согорина һәм «Яшь Көч» агрофирмасының баш ветеринария табибы Федор Бохаров бүләкләнәчәк.
***
«Яңа Юраш» агрофирмасыннан «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» Фәнис Галиев шулай ук бүләкләүдә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев