Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабугада авыл хуҗалыгы буенча сентябрьнең беренче ункөнлегенә нәтиҗә ясадылар

Район сводкасын буенча савылган сөтнең тулаем күләме тәүлегенә 53 тоннага җиткән. 

Районда сыерларның уртача тәүлеклек нәтиҗәлелеге сентябрьнең беренче ункөнлегендә 19,1 килограмм тәшкил итә, бу күрсәткеч үткән елның шушы вакыт аралыгындагыга караганда 5,2гә артык. 

Савылган сөтнең тулаем күләме тәүлегенә 53 тоннага җитте, плюс — 21,5 тонна. «Мир» җәмгыяте алда бара, анда бер сыерга исәпләгәндә, көн саен 22,6 килограмм сөт савалар. Икенче урында — «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативы (19,6 килограмм), өченче урынны «Яңа Юраш» агрофирмасы һәм «Якты Үзән» җәмгыяте бүлеште, анда һәр сыердан уртача 19,2 килограмм сөт алына.

— Шушы көннәрдә «Яшь көч» агрофирмасына Чехиядән токымлы 64 тана кайтарттылар, «Мир» җәмгыятендәге көтү Голландиядән китерелгән 102 тана белән тулыланачак, — дип хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов. — Шул рәвешле, районда сөт терлекчелегенең киләчәге бар.

«Яңа Юраш» агрофирмасында быел мөгезле эре терлекләрнең саны 4 процентка күбәйде, шуның хәтле үк «Башак» кооперативында һәм Әхмәтҗанов (Морт) крестьян-фермер хуҗалыгында.

«Яңа Юраш» агрофирмасында 8 айда савып алынган тулаем сөт күләме 13 процентка, «Яшь көч» агрофирмасында ¬— 3 процентка арткан.
«Мир» җәмгыятендә ел башыннан бер сыерның иң югары нәтиҗәлелеге уртача 6186 килограмм. «Яшь көч» агрофирмасында бу күрсәткеч 6075 килограммамга тигез (плюс 160), «Башак» кооперативында — 5001 килограмм.

Ел башыннан алып, районда 1473 тонна ит җитештерелгән, бу былтыргыга караганда 117 тоннага күбрәк. «Башак» кооперативында ит җитештерү күләме 21 процентка арткан, 3 процентка «Якты Үзән» җәмгыятендә.
Мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек артымына килгәндә, «Мир» җәмгыятендә ул 1192 грамм, "Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе"ндә 742 грамм тәшкил итә (районда уртача күрсәткеч 716 грамм).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев