Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабугада авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлаштыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар

Шушы көннәрдә башкарма комитет базасында җитәкчеләр һәм район авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре белән Казан фирмасы «Агроботаст» вәкилләре катнашында киңәшмә үтте. 

Башта Алабуга игенчеләре һәм терлекчеләренең 2021 ел өчен эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илгиз Салихов һәм тиешле хезмәт җитәкчеләре чыгыш ясады, шунда ук яңа елга бурычларны да әйтеп уздылар.

Аннан соң маллар көтүен карау, аларны тукландыру белән программалы идарә итүне кертү, ягъни эшне цифрлаштыру турында җитди сөйләшү булды. Барлык хуҗалыклар да моны шушы ел эчендә башкарырга тиеш, Татарстанда 2022 ел цифрлаштыру елы дип игълан ителде.

Моннан тыш, быел 1 мартка кадәр мөгезле эре терлекне идентификацияләү 95 процентка үтәлергә тиеш. Гыйнвар уртасына әлеге гамәлнең өчтән бере үтәлгән (чиплаштыру-маркирлау 2021 елда ук башланган). 

Икенче ункөнлек ахырында, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәүлек саен 56,5 тонна сөт җитештергән, бу былтыргы дәрәҗәдән 5 тоннага артык. 

Иң күп җитештерү күләме — 20 тонна — «Мир» җәмгыятендә; «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткеч 14,5 тоннага тигез.

Сыерлардан тәүлегенә уртача 20,6 килограмм сөт савып алынган, республика буенча бу 9нчы урын дигән сүз. «Мир» җәмгыятендә бу күрсәткеч 25,8 килограмм тәшкил итә, "Яшь көч«тә — 22,8, «Яңа Юраш» агрофирмасында — 20,5 килограмм.

Александр Косов сүзләренә караганда, районда терлекләрне кышлату уңышлы уза, малларны тулы кыйммәтле ашаталар, чөнки терлек азыгы җитәрлек әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев