Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабугада авыл хуҗалыгында микро-исәпкә алу-2021 үткәреләчәк 

Быел 1-30 августта авыл хуҗалыгында исәпкә алуның кайбер объектларын сайлап алып федераль статистик күзәтү үткәрәчәкләр. 

Авыл хуҗалыгында микро-исәпкә алу өчен, барлык объектларның 30 процентыннан да ким булмаган күләмдә кайберләре сайлап алыначак. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян хуҗалыклары һәм гражданнарның коммерциячел булмаган берләшмәләре йөз процент сораштыру узачак. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның саны авыл җирендә генә алыначак, искәрмә булып уннан ким хуҗалыклы торак пунктлар тора. Шәһәр җирендәге шәхси ярдәмче хуҗалык һәм индивидуаль торак төзелеше тикшерелмәячәк. 

Микро-исәпкә алу барышында исәпкә алучылар милекчеләрдән җир ресурслары һәм алардан файдалану турында, авыл хуҗалыгы культураларын чәчү һәм күпьеллык үсентеләр мәйданнары, авыл хуҗалыгы терлекләренең баш саны, шулай ук җитештерү инфраструктурасы һәм хуҗалык эшчәнлеге шартлары турында сораячак.

Исәпкә алуда катнашу ысуллары:
— авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр — респондентлар исәпкә алу битләрен үзләре яисә Росстатның web-җыю системасы аша электрон рәвештә тутыра;

— гражданнарның шәхси ярдәмче һәм башка индивидуаль хуҗалыклары, коммерциячел булмаган ширкәтләр — исәпкә алучылар респондентларны планшетлы компьютер яисә исәпкә алу битләрен кулланып сораштыра.

Әлеге чара хакимияткә федераль, төбәк дәрәҗәдә һәм урыннарда авыл хуҗалыгын, агросәнәгать юнәлешләрен үстерүне күзаллауга, Продуктлар куркынычсызлыгы доктринасын, 2030 елга кадәр авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерүнең ныклы стратегиясен тормышка ашыруны мониторинглау өчен кирәкле рәсми статистик мәгълүмат алуны тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев