Алабугада авыл хуҗалыгы тармагы буенча узган елга йомгак ясалды
2022 ел районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен уңышлы булды.
Моңа бары да булышты — республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан һәр яклап ярдәм дә, авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте дә. Һава торышы да сынатмады.
Тәүлегенә — 77 тонна сөт
Әйтергә кирәк, ел ахырында районда тәүлек саен 77 тоннадан артык сөт җитештерелде, бу аннан алдагы күрсәткечтән 25 тоннага диярлек күбрәк. Гыйнварда исә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов вәгъдә итүенчә, әлеге күрсәткеч 80 тоннага җитәчәк. Ел нәтиҗәләренә караганда, савым сыерларының нәтиҗәлелеге буенча, Алабуга районы республикада иң яхшылар унлыгына керде.
Мөгезле эре терлекләр саны 9 мең баштан артып китә. Мондый күрсәткечләргә эре инвестиция проектларын тормышка ашыру аркасында ирешелде. Беренче чиратта, «Мир» җәмгыятен әйтеп үтәргә кирәк. Удмуртиядән инвестор 2020 елда килгән, шул вакыттан бирле, терлекчелек комплексы урнашкан Малореченск поселогында эш кайный — төзелеш башлана, моңа кадәр файдаланылмый яткан җирләр эшкәртелә башлый.
Бүген «Мир» ҖЧҖ карамагында 2213 баш мөгезле эре терлек, шуларның 1200е — савым сыерлары. Быел тагын 1700 баш тана алып кайтырга җыеналар.
2021 ел ахырында районга тагын бер эре инвестор — «Аммоний Агротехнологияләр» компаниясе килде. 2022 елда предприятие тарафыннан 1000 гектарда бөртекле һәм 1200 гектардан артык техник культуралар эшкәртелде, бер гектардан 41,4 центнер уңыш алынган. Алабугада һәм күрше Менделеев районындагы җирләрне эшкәртү өчен, предприятие 341,5 миллион сумга 58 берәмлек техника сатып алган. Ниятләре — 1200 баш терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексын төзү, орлык заводы төзелешен дәвам итү.
Әйтергә кирәк, эре инвесторлар эшчәнлеге район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар өчен үрнәк булды, алар үз хуҗалыкларын тырышып үстерә башлады.
Шул рәвешчә, «Якты үзән» җәмгыятендә 600 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексын төзү буенча инвестиция проекты хуҗалыкта сөт җитештерүне арттырып, күрсәткечне елына 4,5 мең тоннага кадәр үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Республика программасы буенча («80×20») бирегә 101 баш токымлы таналар кайтарылган. Инвестицияләрнең гомуми күләме 95 миллион сум тәшкил итәчәк. Комплекс шушы елның апрелендә тулы куәтенә эшли башлаячак.
Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында 350 баш терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелгән, 154 баш токымлы тана сатып алынган. Инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил итте. Сөт җитештерүгә кайтып, Александр Косов, «Мир» җәмгыятендәге тулаем сөт күләменең 35 тоннага җитүен билгеләп үтте, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 16,8 тоннага артык, бер сыердан тәүлегенә уртача 31 килограмм сөт алынган (плюс 8,9). «Яңа Юраш» агрофирмасында бу күрсәткечләр — 17,9 тонна (плюс 4,8) һәм 25,7 килограмм (плюс 6,9).
— Алабуга фермаларыннан эшкәртү предприятиеләренә тапшырыла торган барлык сөт югары сыйфатлы, аның майлылыгы 4,1 процент, аксым — 3,3-3,4 процент, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
Терлекләрне кышлатуга кую аларның нәтиҗәлелегенә начар тәэсир итмиме дип сораганга ул:
— Юктыр, дип уйлыйм, барлык терлек урыннары алдан ук төзекләндерелеп, кайберләре үзгәртеп корылды. Терлек азыгы белән дә проблема юк, шартлы рәвештә алынган бер баш терлеккә тупас һәм сусыл азыкларның 39 центнер азык берәмлеге туры килә, таләп ителгән күләм — 30 центнер. Барлыгы 11224 тонна печән, 45780 тонна сенаж, 40780 тонна силос, 12800 тонна бөртекле фураж әзерләнгән. Терлек азыгының иң югары күрсәткече — бер баш малга 62,5 центнер терлек берәмлеге — «Мир» җәмгыятендә. «Яшь көч» агрофирмасында, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында да әзерләп куелган терлек азыгы җитәрлек, — дип җавап бирде.
Үсеш бар
Александр Косов әйтүенчә, 19718 гектарның һәрбереннән 36 центнер, нәтиҗәдә 70,8 мең тонна ашлык суктырылган, 3066 гектар алып торган техник культуралар күләме, тулаем алганда, 3,3 мең тоннага җиткән. Һәм бу җирләрне шартлы рәвештә дә уңышлы дип атап булмый, шулай да агротехника таләпләренең барысын да үтәгән очракта, кырлар тиешле нәтиҗә бирә. Моңа кадәр файдаланылмаган җирләрнең 20,2 мең гектар тәшкил иткән гомуми мәйданыннан 4990 гектарын «Аммоний Агротехнологияләр», 5750 гектарын — «Мир» ҖЧҖ эшкәрткән.
— Уңыш буенча быел районда беренче урынны «Мир» җәмгыяте яулады, анда бөртеклеләрне әйләнәсеннән 49,9 центнер җыеп алдылар, икенче урында — «Морт» агрофирмасы (46,7 центнер), өченчедә — «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыяте, — ди Александр Косов.
Быел 605 гектарның һәркайсыннан 232 центнер яшелчә алынды. Бәрәңге 10 мең тонна тәшкил итте, «Нократ таңнары АФ» ҖЧҖ һәр гектардан 246шар центнер уңыш алуга ирешкән.
Быел да уңыш юмарт булсынга, 33 мең гектар туфрак эшкәртелгән, уҗымга чәчү — 5013, шул исәптән, арыш — 4095, бодай — 668, тритикале — 250 гектарда башкарылган.
Орлыклар җитәрлек күләмдә — 5900 тонна салынган, шуның 3560 тоннасы — сабан бодае. Техника белән дә кыенлыклар булмас дип өметләнәм. Үткән елда 45 берәмлек техника, шул исәптән, өч трактор, бер ашлык җыю комбайны, бер терлек азыгы җыю комбайны сатып алынган.
Быел 10 мини-ферма булачак
2022 елда, район тарихында беренче буларак, 10 шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мини-фермалар төзелеше буенча чыгымнарның бер өлешен каплауга грантлар отты. Субсидияләрнең гомуми күләме 4,5 миллион сум тәшкил итте.
Моннан тыш, «Агростартап» программасы буенча Лекареводан Валентина Вагнер быел 1,3 гектарда җиләк-җимеш үстерүгә, Мальцеводан Илдар Нәгыймов — ачык грунтта 5 гектарда яшелчәләр эшкәртүгә грант алды. Ленар Солтанов (Олы Армалы) грант ярдәме белән 10 мең тавык үрчетергә җыена.
Икмәк белән генә түгел
Эшмәкәр Регина Донцова форель балыгы үстерү белән шөгыльләнә. Аның хуҗалыгыннан көн саен 3 тонна балык базарга чыгарыла. Сораучы күп булганга, балык җитештерүне елына 15 тоннага җиткерергә уйлыйлар. Уңышлы эшнең үрнәген «Вятский берег» компаниясендә күрергә була. Бу хуҗалыкта боланнар үрчетәләр, 1000 гектарда аларның баш саны 800 исәпләнә. Биредә алар өчен түбәле араннар ясалган, терлек азыгы хәзерләнгән, 35 миллион сумга 5 техника берәмлеге һәм җиһазлар алынган.
Терлекләрнең баш санын 2000гә җиткерергә планлаштыралар. Терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен, әлеге хуҗалык 1400 гектар буш җирне эшкәртеп чәчәргә ниятли.
Иң мөһим кыйммәт — кешеләр
— Районыбыз хезмәтчәннәре, терлекчеләр яхшы сүзләргә бик лаек, алар вакыт белән исәпләшмичә эшли, терлекчеләр алны-ялны белми, бәйрәм көннәрендә дә хезмәттә. Иң уңганнарының исемнәрен атыйм. Болар — «Яшь көч» агрофирмасыннан сыер савучы Гөлнур Сибәгатуллина, «Башак» җәмгыятеннән Роза Кандова, "Яңа Юраш«тан Фәридә Галиева. Алар осталыклары белән аерылып тора. «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативыннан Александр Холуев һәм Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгыннан Азат Хуҗин мөгезле эре терлек симертү операторлары арасында беренчелекне бирми. «Яңа Юраш» агрофирмасыннан Гөлфинур Галиева, "Башак"тан Надежда Гусева, һәм "Яшь көч«тән Наталья Токранова карамагындагы бозаулар көн саен 900-1000 граммга арта, шуңа да алар районның бозау караучылары арасында иң алдынгы санала. Механизаторлардан үрнәк күрсәтүчеләр: Тимур Хәмидуллин («Яңа Юраш»), ул быел 2511 тонна ашлык суктырды; шул ук хуҗалыктан Руслан Хәмидуллин, "Яшь көч«тән Зөлфәт Шәкүров, Әхмәтҗанов хуҗалыгыннан — Игорь Васингин. Алдынгы механизаторларыбыз — Алексей Александров («Аммоний Агротехнологияләр»), Фәнис Галиев («Яңа Юраш»), Сергей Кузнецов («Башак»), Вениамин Филиппов («Яшь көч»), Фәнзил Шәйхетдинов (Әхмәтҗанов КФХ), аларның исемлеге моның белән генә бетми әле.
Машина йөртүчеләрдән Айнур Хәбибуллин («Яңа Юраш»), Василий Миронов («Аммоний Агротехнологияләр»), Виталий Жабриков («Башак») —аерым мактауга лаек. Белгечләргә килгәндә, мөгезле эре терлек көтүен арттыру технологы Нина Талапина, шул ук хуҗалыктан агроном Наталья Согорина, «Мир» ҖЧҖ терлекчелек комплексы башлыгы Алексей Култышев, «Яңа Юраш» фермасы мөдире Илһам Хәбибуллин, «Яшь көч» агрофирмасының баш зоотехнигы Илдар Хәбибуллин — иң яхшы эшләүчеләрдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев