Алабугада бер тәүлектә 100 тоннага кадәр сөт җитештерелә
Элегрәк районда андый күрсәткечнең булганы юк иде әле.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чираттагы хезмәт җиңүенә иреште — тәүлеклек җитештерелгән сөт күләме 100 тоннага җиткерелде.
Барлык сөт күләменең яртысын савалар
Элегрәк районда андый күрсәткечнең булганы юк иде әле. Узган елдагы дәрәҗә белән чагыштырганда, 26, 5 тонна сөт артык алынган, ягъни 137 процент булган. Бер сыердан уртача 28,8 килограмм сөт савылган, үткән елгыдан 4 килограммга күбрәк. Савым сыерлары көтүенең нәтиҗәлелеге буенча Татарстан Республикасында безнең район мактаулы икенче урында тора.
Мондый нәтиҗәләргә ирешүдә «Мир» ҖЧҖ терлекчеләренең дә өлеше зур, анда тәүлегенә 50 тонна сөт савыла, бер сыердан алынган сөт күләме — 33,5 килограмм. Агрофирмадагы мөгезле эре терлекләрнең гомуми баш саны 3 меңнән артып китә, шул исәптән 1,5 мең сыерлары бар.
Югары технологияле заманча терлекчелек комплексы төзү, терлекчелекне цифрлаштыру, көтү һәм баланслы тукландыру белән идарә прогораммасы, сыерларны карап тоту өчен уңайлы шартлар тудыру аркасында, алар югары күрсәткечкә ирешкән. Агрофирманың алдынгы тәҗрибәсен өйрәнергә республика районнарыннан һәм илнең башка төбәкләреннән киләләр.
— Быел джерси токымлы 1800 тана алырга ниятләгән идек, 1162 баш тана алып кайттык инде, ләкин евро курсы үзгәрү белән бәйле рәвештә, әлегә шул җитеп торыр. Моннан тыш, һава шартлары сенаж әзерләүдә авырлык тудыра, бар үлән тамырдан корый, уңышның сыйфаты начар һәм сенажның туклыклылыгы канәгатьләнерлек түгел. Болай барса, савым да кимиячәк, өстәмә азык сатып алып, сыерларны тукландырырга туры киләчәк, — ди «Мир» җәмгыятенең генераль директоры Владимир Чайка.
Бүген агрофирмада савым сыерларының саны — 1480 баш, шуларның 285е джерси токымыннан, калганнары — голштин токымлы. Тагын 800дән артык сыер бозауламаган әле, шул рәвешле, сөт күләме артачак.
— Тәүлегенә уртача 30 литрдан бераз артыграк сөт савыла, ләкин ел эчендә ул 30 литрдан кимиячәк, чөнки төп савым көтүе джерси токымлы, алар өчен 20 литр — физиологик норма, әмма сөтнең майлылыгы 6 процент тирәсе. Голштин токымлы сыерларның сөтендә майлылык 3-6 процент, шуңа да сөт бәясе 50 процентка кыйммәтрәк. Бер сыердан савым кими, ә сөтнең тулаем күләме сыерлар санына карап артачак һәм фермадан табыш та үсәчәк, — ди Владимир Игоревич.
Җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр дә инвесторларның уңай үрнәген үзендә куллана. «Яңа Юраш» агрофирмасы" ЯАҖ фермаларында бүген тәүлегенә 20 тоннадан артык, «Якты Үзән» җәмгыятендә — 8 тонна, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында — 7 тонна сөт алалар.
Хәзер район фермаларында 10 мең баштан артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 3,5 мең сыер исәпләнә. «Яңа Юраш» агрофирмасы" җәмгыятендә мөгезле эре терлекләр саны — 2,5 мең баш, шуларның 700е — сыер.
Хуҗалык үсә
Авыл хуҗалыгы министрлыгының республика гранты Фәйзелхан Әхмәтҗанов фермер хуҗалыгы өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Алар бу грантны 2022 ел ахырында ук откан иде, ләкин программа 2027 елга кадәр исәпләнгән.
Өстәмә рәвештә үз чараларыннан файдаланып, ике сыер абзары корылган, терлекләр саны арттырылган. Шушы ел ахырында таналарның тагын бер партиясен алып кайтачаклар, аларның баш саны 350гә җитәчәк.
— Узган елда сыер абзары салдылар, быел икенчене төзеп бетерделәр. Анда 150 баш сыер өчен шартлар бар, таналар сатып алынган. Без айшир токымлыларын сайладык, алар 25тән 30 литрга кадәр сөт бирә, сөтнең майлылыгы 5,5-7,5 процент тәшкил итә. Грант өч этапка бүленгән: быел беренче кварталда 50 баш кайтарылды, тагын 50се карантинда тора, сентябрьдә алар бозаулаячак, шул айда ук өченче партиядә шуның кадәр терлек кайтачак, — дип сөйләде Фәйзелхан Гарифҗан улы.
Моңа кадәрге сыерлар белән бергә, хәзер савым көтүендә 250 баш сыер, алар тәүлегенә 6,5-7 тонна сөт бирә.
— Район башлыгы Рөстәм Нуриев безгә шушы юнәлешне күрсәтте. Бездә якынча 350 баш элиталы сыер көтүе булачак, 10 тоннага кадәр сөт саварга исәплибез, — ди планнары турында Фәйзелхан Әхмәтҗанов.
Тәҗрибә булышкан
Яңгыр булмау эшне катлауландыра, былтыр хуҗалыкта 50-60 центнер бөртеклеләр алынган булса, быел 10-15 центнер гына булыр дип торалар. Терлек азыгы белән проблема бар, былтыргысы гына хәлне җиңеләйтә.
— Терлек азыгы бар менә, ә баш санын арттырабыз. Киләсе елны чыгар өчен, нинди дә булса кырларны гамәлгә кертәсе булыр. Элек көтүгә чыгара идек, хәзер китерелгән азык ашатабыз, — дип аңлатты КФХ хуҗасы.
Савылган сөт күләме кимемәсенгә һәм майлылыгы югалмасынга, терлек азыгы концентрацияле булырга тиеш, шуңа күрә төп бурыч — малларны саклап калу, ди Фәйзелхан Гарифҗан улы.
— Быел беразга акрынлансак, киләсе елда югарыга барачакбыз. Сатып алган терлек азыгы белән малларны көчкә саклап калган нык коры еллар булганы бар, шуңа да көне булса, азыгы булыр, — ди ул.
Тормыш шулай дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев