Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабугада урып-җыю батырларын бүләкләделәр

Атна яхшы вакыйгадан башланды — Алабуга хезмәтчәннәрен бүләкләделәр.

«Яңа Юраш» агрофирмасы игенчеләре беренче булып бүләк алды. Алар урып-җыю эшенә беренче булып чыкты, шуңа күрә алар уракны төгәлләп килә. Алдынгыларны хезмәт урынында данладылар. 

— Ике атна инде бөртекле культураларны урып-җыю бара. Безнең «Яңа Юраш» агрофирмасы алдынгылар рәтендә. Бүгенгә бөртеклеләр алып торган бар мәйданның 85 проценты урылган (14 августка). Хуҗалык буенча уртача уңыш гектарыннан 25 центнер тәшкил итә. Уҗым арышы һәм бодае мәйданнарыннан бер гектардан 30 центнердан да күбрәк уңыш алынды. Бүген без сезнең хезмәтегезне хөрмәтләп, район җитәкчелегеннән мактау грамоталары һәм премия тапшырырга килдек, — дип мөрәҗәгать итте кыр хезмәтчәннәренә Александр Косов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы. 

Урып-җыю барышында механизаторларны, комбайнчыларны, ашлык ташый торган машиналарны йөртүчеләрне, үзйөрешле чапкычларда эшләүчеләрне һәм башка кыр хезмәтчәннәрен бүләклиләр.

«Яңа Юраш» агрофирмасында гына түгел, район буенча да алгы сафтагыларның берсе — 28 яшьлек Тимур Хәмидуллин. Абыйсы белән бергәләп дүртенче ел инде алдынгылар рәтендә бара. 

— Шушы эш миңа бик ошый, комбайн да җайлы, туктаусыз эшлибез. Ике атнада 1638 тонна ашлык суктырдым. Соңгы гектарлар калды. Һава торышына карамастан, быел уңыш яхшы, — ди Тимур.

Агрофирма кырларында барлыгы сигез комбайн эшли. Көн саен 100 тоннадан артык суктыралар. Агрофирма җитәкчесе Хәлил Сабирҗанов әйтүенчә, алар быелгы уңыштан канәгать.

— Быел, әлбәттә катлаулы булды. Апрель-майда бөтенләй яңгырлар яумады, ләкин июнь башларында яхшы гына яуды. Уңыш алып булмас дип уйлаган идек инде. Урып-җыю эшләрен июльнең 25ендә башладык, һәм бүген безнең 500-600 гектарда бодай урасы калды. Урак вакытында һава коры булды, шуңа да ашлык та коры, дымлылыгы 12-13 процент, шуңа күрә киптермичә сакларга салдык, — ди ул.

Хуҗалыкта туфрак эшкәртә башлаганнар. Хәлил Нуретдин улы сүзләренә караганда, бу юнәлештә әлегә өч трактор эшли. Комбайннар бушауга, кырга бөтен бригада чыгачак. Шул ук вакытта уҗым арышын чәчү бара, быел аны 800 гектарда, уҗым бодаен 300 гектарда чәчәргә ниятлиләр. 
Әйтергә кирәк, алдынгы игенчеләрне башка хуҗалыкларда да бүләклиләр. Урып-җыю тәмамланганчыга кадәр, кыр хезмәтчәннәренә бүләк тапшыру дәвам итәчәк.


Урып-җыюның ике атнасы алдынгылары

  • Николай Филимонов («Башак»)
  • Владимир Талапин («Башак»)
  • Тимур Хәмидуллин («Яңа Юраш»)
  • Руслан Хәмидуллин («Яңа Юраш»)
  • Илсур Шәйдуллин («Яңа Юраш»)
  • Александр Максимов («Аммоний Агротехнологияләр»)
  • Денис Никифоров («Аммоний Агротехнологияләр»)
  • Юрий Тимофеев («Аммоний Агротехнологияләр»)
  • Илдус Гыйльметдинов («Яңа Юраш»)
  • Илфат Гомәров («Яңа Юраш»)
  • Владимир Колпаков («Башак»)
  • Мурод Сапинов («Яңа Юраш»)
  • Василий Миронов («Аммоний Агротехнологияләр»)
  • Динар Шәйхетдинов («Аммоний Агротехнологияләр»)
  • Алмаз Әшрәфҗанов (Әшрафҗанов И. Э. КФХ)
  • Илнур Бохаров («Яшь көч»)
  • Сергей Асафов (Әхмәтҗанов Ф. Г. КФХ)
  • Сабир Мамасалиев (Әхмәтҗанов Ф. Г. КФХ)
  • Александр Талапин («Башак»)
  • Галимҗан Сафин («Яшь көч»)
  • Самат Сабиров («Яшь көч»)
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев