Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуганың «Мир» җәмгыятендә терлекләр өчен яңа бина төзелә

Бу районда сөт җитештерүне үстерергә ярдәм итәчәк. 

Малореченскида быел язын «Мир» ҖЧҖ терлекчелек комплексының икенче корпусын төзүгә керешкәннәр иде. Бүген эш тәмамланып килә. 

− Барлыгы 850 баш малга исәпләнгән бина төзелеп беткән дияргә була, эчке эшләр генә калган, − ди «Мир» ҖЧҖнең Малореченскидагы бүлеге идарәчесе Алексей Култышев.

Нәтиҗәдә булган корпуска тәңгәл бина барлыкка киләчәк, анда да терлекләрне бәйләмичә тотачаклар. Эшне тизрәк бетерергә тырышалар, чөнки озакламый корылманы анда торучылар биләячәк. Июльнең 25ендә Удмуртиядән 279 тана алып кайтачаклар, август башында — Даниядән. Терлекләрнең барысы да голштин токымлы. 

Бу районда сөт җитештерүне үстерергә ярдәм итәчәк. Бүген район буенча уртача алганда, бер сыердан савылган сөт күләме 30 литр тәшкил итә. 
Янәшәдә тагын бер корпус төзүгә керештеләр. Ерак түгел генә бозаулар өчен яңа абзарлар урнашкан. Биш корылманың түбәсе ябылган инде. 

− Бездә бозаулар әлегә күп түгел — 250 баш. Беренче бозауларны, 200гә якын булыр, сентябрь-октябрьдә көтәбез, − ди Алексей Култышев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев