Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуганың «Мир» җәмгыятендә инвестицияләр күләме 238 млн сум тәшкил итә

Биредә биш бозау абзары, ашлык киптерү комплексы һәм ашлык складлары төзелде.

Моннан тыш, биредә икенче һәм өченче чират белән төзелгән биналарга килү юллары төзелә башлый. Ел дәвамында бирегә 639 нәселле тана кайтарылган, шушы көннәрдә Венгриядән тагын 250 баш тана кайтачак.

Биш бозау абзары, ашлык киптерү комплексы һәм ашлык складлары төзелде. Инвестицияләр күләме 238 миллион сум тәшкил иткән.

«Якты үзән» (Яковлево) җәмгыятендә саву аппаратлары белән 600 сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелеше тәмамланып килә. Инвестицияләр суммасы 95 миллион сум тәшкил иткән.

Морт авылындагы Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында 350 сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелеше дә тәмамлану алдында. Инвестицияләр күләме — 75 миллион сум. 

«Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖтә 18 тоннага исәпләнгән ашлык киптерү комплексы төзелеп бетү стадиясендә. Инвестицияләр — 42 миллион сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев